Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Терлекләр саны биш тапкырга арткан

Кече Тормыда яшәүче Фәргать Хөснетдинов ­савым терлекчелегендә уңышлы эшли.

(Тәтеш, 25 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Фәргать Хөс­нетдинов ике ел элек ТР Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгының респуб­лика конкурсында Татарстан Республикасында иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы дип танылган иде. 

– Әти-әни сукмагыннан киттем булып чыга. Әни гомере буе фермада эшлә­де, йорт хуҗалыгында да һәрчак мал-туар күп асрадык, – ди авыл кешесе. – Мәктәптән соң Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, тора-бара авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем алдым. Кече Шәмәктәге товар­лык­лы-сөтчелек фермасында өч ел хезмәт ­куюым минем өчен яхшы тәҗрибә булды. Мөдир булсам да, тәҗрибәле терлекчеләрдән өйрәнергә тырыштым, карап-күзә­теп йөрдем, чөнки һөнә­реңдә яңалыкны белү һәр­чак файдага. Алган бе­лемнәр һәм күнекмәләр мәстәкыйль эшемне алып бара алуыма ышаныч өстәде. 
Фәргать Фәрит улы 2016 елда башлангыч фермер буларак 1 миллион 500 мең сум грант алган, аны ферма төзүгә һәм яшь таналар сатып алуга тигез күләмдә сарыф иткән. Фермада савым көтүлеге тугыз терлектән башланган, аннары, грант ярдәме шартлары буенча, план йөкләмәсен 18 терлеккә кадәр җиткергән, ә хәзерге вакытта инде илле мал-туары бар. 

Терлекләр иркен, кирәк­ле җайланмалар белән җиһазландырылган бинада урнашкан, саву аппарат ярдәмендә башкарыла. Сыерларны җәйге вакытта электр көтүче ярдәмендә кырга алып чыгып ­ашаталар. 

– Хәзерге вакытта бер сыердан уртача 20 литрлап сөт савып алабыз, – дип белдерде фермер. – Кыскасы, бер көнгә бер тонна сөт. Савым иртәнге биштә башлана, моңа сәгать ярым вакыт китә. Сөт җыючы көн саен 6да килә, вакытында исәп-хисап ясала, аванс ярдәме дә бар. Бу җайга салынган. Савым көтүлеген барлык сыерлар да берьюлы бозауламаслык итеп орлыкландырабыз, шул чагында продукция алу да тотрыклы бара.  
Ир-ат әйтүенчә, мал-туарны ашату өчен үзлә­ренең игеннәре дә, печән­нәре дә бар, сенаж да салганнар, шулай ук ихтыяҗ­лык булганда жом да алып кайта. Быел азык мулдан хәстәрләп куелган. Фермер кулланылышында 95 гектар җир бар, арпа, бодай чәчәләр, люцернага 15 гектар бүлеп куелган. Авыл кешесе җир әллә ни күп булмаса да, аның каравы ул яхшы итеп эшкәртеләчәк, карап торылачак һәм яхшы уңыш бирә алачак, дигән фикерне күз уңында тота. Бөртекле культураларны саклау өчен өч ел элек зур склад төзегәннәр.      

– Ул иген белән тулы, якын араларда орлыкларны чәчүлек чистарту машинасы аркылы чыгарырга кирәк булачак, моның өчен урын бар, – дип уртаклаша Фәргать Фәрит улы. – Игенне әлегә сатмыйм, чөнки сатып алу бәясе бик түбән: бодай – 8 сум, арпа – 6 сум. Алынган продукция белән тотылган акчаның чагыштырмасы үсемлекчеләргә файда китерми. Мисалга, диаммофос­ка ашла­масының килосын 40шар сумга сатып алдым, ә игеннең килосы хәтта 10 сум да тормый. Өстәве­нә уңдырышлылык яхшы ­булды.   

Фермер җир белән шө­гыльләнә башлауның беренче елында техниканы арендага алып торган, әмма аның хәзерге вакытта кирәкле комплекты бар, нибары ашлык җыю комбайны гына юк. Аның фикеренчә, бу аңа кирәкми дә, эшчеләрне яллап китертә.    

– Үз эшем белән инде җиденче ел шөгыльләнәм, шуңа тартылдым, – дип белде­рә фермер. – Барысы да һәрчак шома гына бармый, әмма фермерлыкны ташлый да алмыйм, инде никадәрле көчемне һәм күңел җы­лым­ны бирдем. Юкка гына бит: “Тәртә арасына кергәч, тарта алмыйм дип торма”, – диләр, шулай булгач эшләячәкмен, тырышып хезмәт ­куячакмын.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев