Тормыш буйлап музыка белән
Музыка, бигрәк тә классика, яшерен серләр белән уралган, аны бары тик кайбер кешеләр генә аңлый Тәтешле Евгения Старшинина музыка эшчәнлегенә үзенең бар гомерен багышлаган.
Безнең рух күтәренкелеген билгеләүче көйләрне барлыкка китерүче тавышны сайлый белү – мондый сәләт югарыдан гына бирелә.
– Талант – ниндидер үзенчәлекле билге түгел, бу көндәлек, җиңел булмаган хезмәт, – дип, фикеремне кире кага Евгения Старшинина.
– Тәтешне танытучы кырпы балыгын тоткан нәселдән килгән балыкчы Александр Старшининның оныгы, өч Дан орденының тулы кавалеры, Октябрь революциясе ордены, ТАССРның атказанган зоотехнигы кызы – ничек итеп мондый гаиләдә сәнгать кешесе үскән, – дип фикер йөртәм мин.
– Безнең гаилә тату, иҗади булды. Гомеремнең аерылгысыз өлешенә әверелгән музыка белән мавыгу миңа мирас буларак күчте. Әтием армиядән соң затлы Тула баяны сатып алган, авыр, бакыр кысалар белән, һәм, нотаны мөстәкыйль рәвештә үзләштереп, аңарда уйнарга өйрәнгән. Әти көй һәм моңны ишетә белү сәләтенә ия иде. Ул Куйбышев районындагы Госплемрассадникта директор булып эшләде һәм көйләрдән үзенә ял тапкандыр дип ышанам. Кырыс түгел, гадел иде, хезмәт сөючәнлеге гаять көчле иде. Мин аны бөтенләй дә күрмәдем диярлек, һәрчак эш белән мәшгуль булды, миңа бары тик биремнәр генә биреп калдырды: “5 мартка кадәр шушы пьесаны ятла, 10 сына кадәр – монысын...”, – дип сөйли Евгения Николаевна. – Минем әни зирәк кеше. Эчке культурасы, затлылыгы, үз-үзен тотышы, хәтта зәвыклы киенүе белән дә аерылып торды. Күп укыды, музыканы яратты, әсәрләрнең авторларын тавышларыннан танып белә иде. Һәм, әлбәттә, минем шөгылемне хуплады. Ә җәйне мин бабай янында үткәрдем. Ул Аллаһтан бирелгән балыкчы иде, беркайчан да балыксыз кайтмады. Балачагым кызык үтте. Әти начальник булгач, гаилә алгы урында торды. Бездә беренче радиоалгыч, беренче телевизор, бишекле мотоцикл пәйда булды – бу инде искитәрлек! Ә машина бөтенләй тарихи факт!
Евгения Николаевна педучилищеда һәм институтта укыган вакытларын, төркемдәше һәм партада бергә утырган күршесе Юрий Старшинин белән романтик дуслыгын һәм шуннан соң аның белән ярты гасырга якын бергә яшәгән гаилә тормышын сагынып искә ала. Талантлы кешеләр шундый иҗади гаиләдә үсеш алганнар. Аларның өч балалары – үз һөнәрләренең осталары. Барысының да югары музыкаль белеме бар, барысы да пианинода уйнау осталыгына ия. Укыту-методик ярдәмлекләрнең, фәнни-методик һәм педагогик мәкаләләрнең автор-төзүчеләре. Барысы да шигырь язу иҗаты белән мавыга.
– Улым – композитор, 17 җыентык авторы. Берничә ярдәмлек төзүче, аның буенча балаларны кечкенәдән алып музыка училищесын тәмамлаганчыга кадәр укытырга була, – дип өсти әңгәмәдәшем аналарча горурлык белән.
Евгения Николаевнаның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язу: “1971 елның 15 августында Тәтештәге педагогика училищесына музыка һәм җыр укытучысы булып эшкә кабул ителде”. Әлеге гаҗәеп хатын-кызның көч-кодрәте барысына да җиткән: укыткан, ансамбль оештырган, сценарийлар язган, программалар әзерләгән һәм концертлар белән чыгыш ясаган, өстәвенә, спорт белән дә актив шөгыльләнгән.
Утыз җиде ел иҗади һәм белем бирү эшчәнлегеннән соң, сәламәтлеге буенча лаеклы ялга чыккан. Табибларның карары: чирне дәвалап булмый. “Ләкин барон Мюнхгаузен үзен чәченнән сөйрәп чыгарган кебек, миңа да чирне җиңәргә насыйп булды”, – ди әңгәмәдәшем.
Ул альтернатив дәвалану ысулын сайлап, әйтерсең лә көннән-көн яңадан тугандай булган: яңа кабаттан йодрыкларын кысарга, аякка торып басарга, йөрергә, үзенең яраткан уен коралында уйнарга өйрәнгән. Һәрчак рух күтәренкелеге, могҗизаларга бетмәс-төкәнмәс ышаныч – мәхәббәт һәм музыка белән. Биш ел элек үзенең 70 яшьлек юбилеенда дуслары өчен концерт оештырган.
– Авыр булды, әмма мин программаны тулысынча уйнап чыга алдым. Бу минем батырлык гамәлем булды, – дип елмаеп искә төшерә Евгения Николаевна.
Иренең кинәт кенә вафат булуыннан соң тормышы “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүленгәндәй тоелган. Әйтерсең лә, дөньяның асты-өсте килгәндәй булган. Ләкин эчке сабырлык, ныклык, чыныкканлык белән – искә алу хакына, мәхәббәт хакына, балалар һәм оныклар хакына түзгән.
Евгения Николаевна Юрий Терентьевичның 2018 елның августында үзенә багышлап язылган шигырен онытылмаслык якты истәлек итеп кадерләп саклый.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев