Төше өнгә әйләнгән
Тәтешле Самат Нургалиевнең беренче музыкаль клибы дөнья күрде.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”). Без җырчы белән аралаштык, һәм ул безнең белән үзенең клип төшерү тәэсирләрен уртаклашты.
– Самат, сез нигә клип чыгарырга булдыгыз?
– Мин 2021 елдан ук инде төрле авторлар белән эшлим, республиканың халык артистлары белән бергә концертларда зур сәхнәгә аяк баса һәм җырлар чыгара башладым. Тыңлаучылар мине башкаручы Самат буларак кына белде. Ә алга таба үсеш алыр, танылыр, тагын бер баскычка күтәрелер өчен, күренеш, клип кирәк булды.
– Музыкаль материалны сайлау нәрсәдән гыйбарәт?
– Мин нинди җыр өчен клип ясарга кирәклеге турында социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрдем, һәм нәкъ тә менә “Сөйләнмәгән төшем” иң күп тавышны җыйды, 80 процент. Татар телендәге бу җырым радиода яңгырады, өстәвенә аның заманча аранжировкасы бар һәм аны тыңлавы да рәхәт. Шулай ук сүзләре дә, көе дә минем күңелгә хуш килә. Яшь егетнең төшенә бер кыз сурәте керә, ул аңа гашыйк була, аннары аны өнендә эзләргә керешә. Әлеге йөрәк сере мәңгелек була алмый, һәм ниндидер бер мизгелдә – хис-тойгылар ургып, тышка бәреп чыга, һәм әлеге сурәт чынбарлыкка әйләнә.
– Сез клипның нинди куелышта булачагын белә идегезме?
– Клиплар ясаганда бездә шундый юнәлеш күзәтелә, барысы да бер агымга куела, әйтерсең лә күчермә буенча эшләнә: күренеше – авыл, каеннар, бодай, ферма, режиссерларның бер үк алымны куллануы. Минем яшьләрчә, зәвыклы клип ясыйсы килде.
– Клип төшерү ничек үтте?
– Баштарак, әле клипның күренеше хакында фикер алышканда, миндә курку хисе булды, чөнки мин барысы да ничек килеп чыгасын белмәдем. Режиссер белән шәхсән очрашкан вакытта без инде күренешне, куелышны һәрьяклап уйладык, аннары сметаны расладык. Әтием Радик Галимҗанович клипның иганәчесе булды, ул, минем тырышуларымны күреп: “Әгәр син моны үзең өчен кирәкле һәм мөһим дип санасаң, ярдәм итәм”, – диде. Клип төшерер алдыннан мин йокламадым да диярлек, дулкынландым, борчылдым. Төшерү вакыты төгәл бер тәүлеккә сузылды. Ике камера белән төрлечә күренештә, төрле рәвештә, төрле урыннарда төшерделәр. Биючеләр хореографиясе искиткеч, әлбәттә, алар матур, рухландыргыч һәм шул ук вакытта җырның идея эчтәлеген җиңел итеп ачып бирәләр. Өстәвенә, метрода төшерергә ярамый иде, ләкин шулай да Казан мэриясе аркылы рәсми рәвештә ризалык алырга насыйп булды, анда без аңлау таптык, метро ябык иде. Минем үземә дә бик кызыклы булды. Әгәр нәтиҗә, сыйфат булсын дисәң, бар көчеңә тырышасың. Сез минем метрода бару күренешен күрсәгез, бер дубль бер-ике сәгать төшерелде. Бер карасаң, бары тик барам гына кебек, шулай да, мәсәлән, режиссер “хәрәкәт, рухлану, хис-тойгылар җитми” дип күрсәтә, кыскасы, кайдадыр уйнап бетермәгәнмен, кайдадыр кирәгеннән артык уйнаганмын, берничәшәр тапкыр яңадан төшерделәр. Баксаң, режиссерларның шундый юрамалары бар икән – төшергән вакытта артистка дубльне карарга бирмиләр. Режиссер әйтүенчә, бик шәп, искитмәле дубль – минем ничек итеп үземнән күн озын плащны салып ташлау булган, әмма бу клипның гомуми күренешендә каралмаганлыктан – әлеге кадр керми калды. Шулай да ул миндә истәлек булып тора. Сүз уңаеннан, плащ кешеләр хәтерендә уелып калды, ул – Камал исемендәге театрның костюмерыннан, ә аны сайлап алырга миңа Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов ярдәм итте. Һәм, гомумән, клипны төшерү юлында безгә яхшы кешеләр генә очрап торды, алар чын күңелдән ярдәм иттеләр, чөнки вак-төякләр генә дә еш кына зур эштә шактый ук зур әһәмияткә ия.
– Клип чыгу сездә һәм сезнең танышларыгызда нинди кичерешләр барлыкка китерде?
– Профессионаллар белән эшләү минем өчен – үзе бер рәхәт. Мин нәрсә теләдем, шуны алдым да, хәзерге вакытта минем максатым тормышка ашты.
Сыйфатлы сценарий, сыйфатлы күренеш, сыйфатлы төшерү бар дип уйлыйм. Клип чыккач, аны телевидениедә күрсәтә башлагач, концертларда минем яныма килеп, клип искиткеч, үзенчәлекле, заманча, яшьләрчә килеп чыккан, дип әйттеләр. Минем әти һәрвакыт аз сүзле – анда төзәтеп җибәрә, монда төзәтеп җибәрә, әмма шулай да, минемчә, аңа да ошый дип уйлыйм, әнигә бик ошады. Хәтта татар җырларын әллә ни тыңламаган сеңелем Айзилә дә кызыклы, яңача булган, диде. Дусларыма да шулай ук ошады, алар алдашып әйтәдер дип уйламыйм.
– Киләчәккә иҗат планнарыгыз нинди?
– Минем җырларым ротациядә баруын, ягъни эфирларда куелуын телим. Сыйфатлы аранжировкалар ясыйсың, текстка, музыкага карыйсың, мәгънәсе булмаганнарны алмыйсың, әмма башкаручыларның зур проблемасы – акчаны безгә түгел, ә без түлибез. Җырчылар өчен бер генә булса да радиостанция, үзенә бер төрле бушлай мәйданчык барлыкка килүен теләр идем. Чынлыкта да тавышы, сыйфатлы музыкасы, аранжировкасы булган атказанган халык артистлары белән беррәттән, бернинди мәгънәсе булмаган, ике-өч аккордлы юк-бар җырлар куела. Әгәр аудитория төпле музыкаль продукцияне тыңласа, бер карасаң, татар халкындагы яшьләр дә туган телләрендә җырларга тартыла башлар иде. Без Салават, Айдар Галимов җырларын тыңлап үстек, бүгенге көндә алар татар эстрадасының легендалары. Ә 10 – 15 елдан соң киләсе буыннар өчен кем легенда булачак, дигән сорау туа. Хәзерге татар эстрадасында катгый сайлап алу, барлык түбән сыйфатлыларны иләп ала торган үзенә бер төрле иләк булырга тиеш дип уйлыйм, җыр иҗаты культурасы югарылыкта булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев