Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Туган җирдә яшәү - зур бәхет

Фәннур Галимов кебек чыныгу узган өлкән буын кешеләренең хезмәте бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Алар – төзүчеләр, гомер буе җәмгыять файдасына хезмәт куйган чын фидакарьләр.

(Тәтеш, 11 сентябрь, Тәтеш таңнары). 

Фәннур Барый улын туган авылы Бидәңгедә яхшы беләләр, әле тагын ул район үсешенә һәм чәчәк атуына да күп көч, хезмәт куйган. 
Редакциябезгә ул спорт киеменнән, күтәренке рухта килеп керде. Хатирәләрне яңартканда без грамота һәм рәхмәт хатлары сакланган папканы, гаилә фотоларын, вакытлар узу белән саргайган “Авангард” газетасындагы мәкаләләрне күздән кичердек. Һәр документта, газета битендә Галимовның казанышлары гына түгел, анда район тарихы, узган еллардагы вакыйгалар сакланган. Чөнки кайчандыр ул биләгән вазифаларның барысы да җаваплы: колхоз идарәчесе, партия оешмасы секретаре, колхоз рәисе, акционерлык җәмгыяте директоры, җирлек башлыгы.

Фәннур Барый улы 1946 елда туган, сугыштан соңгы вакытларның барлык авырлыкларын һәм михнәтләрен кичергән. Әти-әнисе аңа хезмәт чыныгуы биргән, ә яшь чагында белемгә омтылуын ул тормышка иң яхшы юл буларак күзаллаган. 15 яшендә чакта “Волга” колхозында эшләгән, аннары Лениногорскида техник училищеда укыган. Армиягә чакырылгач, Ульяновскийның танк училищесына җибәргәннәр. Спорт ротасында хезмәт иткән.

– Спортны бик яраттым, көрәш белән балачактан ук шөгыльләндем, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Район Сабантуенда өч тапкыр абсолют батыр булып калдым. Спорт – әйдәп баручанлык сыйфатларын тәрбияли: алда торган бурычларга тулысынча җаваплылык йөрттем һәм аларны һәрчак хәл иттем.

Армия хезмәтеннән соң яшь егет  Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, аңа Баймәт авылындагы “Рассвет” колхозының бүлек идарәчесе вазифасын ышанып тапшыралар. Ул вакытта Фәннур Барый улының инде гаиләсе дә булган.

– Балалар мине күрмәделәр дә диярлек, эшкә бик иртә торып киттем, ә кайтканда – алар йоклаган булалар иде. Барлык эш-мәшәкатьләр хатыным Рәзилә Әвхәил кызының җилкәсенә төште, – ди гаилә башлыгы.

Ике елдан соң туган авылына кайткан һәм колхозның ремонт остаханәләре белән җитәкчелек итүне кабул итеп алган. Озак та үтми, олы хөрмәт һәм ышаныч белдереп, аны Сөендек авылының “Энгельс” исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре итеп сайлаганнар. Бу вакытта аның инде югары белеме дә булган. Аннары район җитәкчелеге Фәннур Галимовны “Рассвет” колхозы рәисе итеп билгеләгән. Эш көннәре дәвам иткән: техникаларны ремонтлау, солярка, сортлы чәчүлекләр, чәчү вакыты, печән әзерләү, игеннәрне урып-җыю... Яшь рәис авыл тормышын яхшы якка үзгәртү идеясен дә тормышка ашырган. Лаптевкада яшәүчеләр дә башлангыч мәктәпнең Фәннур Барый улы һәм мәктәп директоры Александр Горбунов ярдәме белән  төзекләндерелеп урта мәктәпкә әверелүен искә алалар. Фәннур Галимовны “Халык мәгарифе отличнигы” дигән Мактаулы исем белән бүләкләгәннәр. Яртылаш җимерелгән чиркәүне дә колхоз көче белән торгызганнар, янкорма ясаганнар.

Колхоз алга киткән. Аның базасында семинарлар үткә­релгән, тәҗрибә алу өчен бөтен округтан килгәннәр – әлеге чаралар хакында газетабыз җентекләп яктыртып барган.

Фәннур Барый улы 74нче елда туган авылына, аннан башка китмәскә дип кире кайткан. “Волга” колхозына җитәкчелек иткән. Җиң сызганып эшкә керешкән, әйтергә кирәк, аннары Сөендек карь­еры белән җитәкчелек иткән, җирлек хакимиятендә эш­ләгән чаклары да булган. Авыл хуҗалыгы казанышлары турында китап язарлык итеп сөйләгәннән соң, аның авылдашлары ярдәмендә туган җирен яхшыртуын: юллар салдыруын, аның вакытында Вахитов урамында беренче асфальт барлыкка килүен билгеләп үтәсе килә. Үзенчәлекле бәйрәм – кышкы Сабан туен матур гадәткә керткән, клуб сәхнәсендә концерт номерлары белән алдынгыларны хөрмәтләгәннәр, батырларга тере тәкә һәм яшь көрәшчеләргә әтәчләр ­тапшырганнар. 

Фәннур Барый улы гадәти булмаган оештыру сәләтенә һәм үзенә бер төрле яңалык кертүче сыйфатына ия булган. Эшлекле, үз җирен нык яратучы Фәннур Барый улы кече ватанында тормыш яхшы булсын өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаган. 

Шулай итеп, авылда икмәк пешерү өчен кечерәк пекарня эшли башлаган, якындагы дүрт авылда яшәүчеләр икмәкне бик мактап сатып алганнар, макарон ясау линиясе эшли ­башлаган.

– Кайда гына хезмәт куйсам да, эшемне чын күңелдән башкардым, – ди Фәннур Галимов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев