Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Туган җирләрендә бергәләп хезмәт куйганнар

Үтәмештән Таһирә һәм Хәниф Таһировлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үткәннәр.

(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары”). Алар икесе дә бер авылдан, мәктәп елларыннан ук дус булганнар. Яшь егеткә армиягә китәргә вакыт җиткән һәм ул Германиядә хезмәт иткән. Таһирә аны озатып калган һәм кайтуын көткән. Кыз аш пешерүче һөнәренә укыган һәм юллама буенча туган районына кайткан, Тәтеш шәһәрендәге “Волга” кафесында эшләгән.

Авыл егете Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, өенә һәм әлбәттә инде яраткан кызы янына кайткан, аның белән очрашыр өчен шәһәргә барган.

– Безнең авыл клубындагы бию кичәсеннән соң, Яңа елга Хәниф мине әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты... шулай итеп анда яшәп тә калдым, – дип уртаклаша Таһирә Салих кызы. – Ике айдан соң, Бакырчыдагы авыл Советында рәсми рәвештә язылыштык.

Яшь парлар бәхетләрен читтән эзләмәгәннәр, туган авылларында яшәп калганнар. Таһирә Бакырчы урта мәктәбенә аш пешерүче  булып эшкә урнашкан, ә Хәниф “Алга” колхозында шофер булып эшли башлаган. Һәм алар үз һөнәрләренә гомер буе тугры калганнар. Ирле-хатынлы Таһировлар хәзерге вакытта лаеклы ялда, аларның өч кыз һәм алты оныклары бар. Әби һәм бабайлары йортында балаларның шат авазы һәм гаилә бәйрәмнәрендә җыр-моң еш яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев