Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ул юкка чыккан Городоктан

Тыл хезмәтчәне Елизавета Пантюхина безнең белән үзенең үт­кәне турындагы хати­рә­ләрен ­уртаклашты. Аның яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән.

(Тәтеш, 28 июль, «Тәтеш таңнары»). 

– Мин 1924 елның 7 сентябрендә Тәтеш райо­нының Городок поселогында туганмын, ул Иделдән бер ярым чакрымда, анда 40 йорт бар иде. Урманда яшәдек диярлек, чокырда,  иңкүлектәге кебек диләр иде. Безнең колхоз “Кызыл партизан” дип атап йөртелде. Сугыштан соң, барлык калган кешеләрне якындагы Кашкага күчерделәр. 

Әнием биш балалы тол калган иргә кияүгә чыккан, югыйсә әле бик яшь булса да, аннары гаиләдә тагын тугыз сабый туган, бишесе вафат булган. Ягъни без барлыгы 9 бала калдык. Әнигә барыбызны бергә үстерү бик авыр булды, ул еш кына елый  иде. 

 

Һәм сугыш башланган...

Сугыш алдыннан без дустым белән йокыдан иртә уяндык, Казанга пароход белән бару өчен Тәтешкә киттек. Аның белән чәчебезгә химик бөдрә ясатырга булдык. Шәһәргә барып җиттек, чәчтарашханәгә кердек, безнең чәчне ясадылар, без шундый матурланып киттек кебек тоелган иде үзебезгә ул чакта. Туганнарда кунарга калдык, ә анда радиодан сугыш башлануын хәбәр иттеләр. Без тиз генә өйгә кайтырга җыендык. Прис­таньда ыгы-зыгы, поселокка кайттык, әни елый. Ләкин бу көнне беркемне дә чакырып алмадылар. Аннары безнең гаиләдән әтинең ике өлкән улын һәм минем бертуган апамны фронтка алдылар. 

Көзен Любимовкадан, Зеленовкадан, Колунецтан өч кызны һәм мине Свердловскига җибәрделәр. Без нарат ботакларыннан ылыслар йолкыдык, аннары, цехта инде, алардан чаннарда  куе ширбәт кайнаттылар,  тәме буенча әчкелтем-баллы була иде. Бу витаминлы эчемлек. Аны, лимонад кебек, шешәләргә тутырып боргычлыйлар да сугышчыларга фронтка җибәрәләр иде. Ул ашказаны өчен авыр иде, әмма без эчтек, көнгә 250 грамм икмәк бирделәр, бар ризык менә шул, ачлык. Кышын 40 градус суыкта баракларда яшәдек, алар буржуйка белән ягып җылытылды, утынны янга калдыралар иде, салкын һәм әле тагын борчалар тешли, йоклап булмый иде. Иртәдән кичкә кадәр эшләдек, ничә сәгать эшләргә кирәклеген бездән сорап тормадылар. Без авырый башладык, яшь, ябык идек, кышны чыктык.  

Һәм без дус кызлар белән өйгә кайтып китәргә булдык. Поезддагы товар вагонында да, пароходтагы кочегаркада да көч хәлгә Тәтешкә кайтып җиттек.

Авылда мине авыл Советы секретаре итеп алдылар. Берникадәр вакыттан соң милиция килде, нигә качып китүемне тикшерә башладылар. Аннары Куйбышевка озаттылар, анда да шулай ук минем кебек кызлар иде, без өч ай утырдык, шуннан соң безне өйгә кайтарып җибәрделәр.  

Тылда җиңүне якынайтканнар

Урюм авылы яныннан кышын ничек итеп агач кисүебезне, дүртәүләшеп ­фатирда яшәвебезне хәтер­лим. Өс­темдә киемнәрем иске, әтинең пиджагы, чабаталар һәм йон чолгаулар иде. Урманнан бөтенләй юешләнеп кайтабыз, киемнәрне мичтә киптерәбез, ә иртән кабат шуларны алып кия идек. 

Кыш узды, колхозда эшли башладык, җирне үгезләр җигеп сөрдек, дилбегәне тотасың да алга, аннары ашлык чәчтек. Колхозның яшелчә бакчасында хезмәт куйдык, кишер, чөгендер, помидор, кыяр утырттык. 

Икенче кышны безне кабат утын кисәргә җибәрделәр. Агачларны аударабыз, аннары турыйбыз һәм ике метрлы итеп әрдәнәгә өябез. Ә алар күтәрә алмаслык, чамадан тыш авыр булганлыктан, аяклар калтырый иде. Моңардан соң әле мин ничек итеп бала тудыра алганмын, күз алдына да китерә алмыйм. 

Абыйларымның һәлак булуы турында кара кәгазь китерделәр. Әти колхозда эшләде, төннәрен сыерлар саклады. Аны үгез сөзде, ике кабыргасын сындырган иде, ул ярты ел авырды һәм 1942 елда бакыйлыкка күчте.  

Җәен мине үгезләр җиккән арба белән Тәтешкә  сөт һәм почта ташырга, килгән газеталарны, фронт хатларын алып кайтырга куйдылар. Шундый чак­лар да булды, барабыз, барабыз, ә үгез ята һәм тормый, миңа аның койрыгыннан тартырга киңәш иттеләр, ә ул тормый. Мин елыйм, ә нишлисең, аннары инде җайландым. Юл сикәлтәле, сөт җылы, барып җиткәндә флягалардагы сөттән май тугланып төшә. Шулай ике ел эшләдем. Аннары Бидәңгегә окоп казырга җибәрделәр. Кыш салкын, җир купмый, каткан, лом белән чокыйсың, җир кисәкләре күзгә оча. Йортта мал-туар бар иде, йомырканы, сарык йонын, сөтне дәүләткә тапшырдык. Әле тагын безнең амбарда борчак та бар иде. Әни шуны тарттырды, һәм без аңардан кәтермәчләр пешердек, аны сөт белән мичтә пешерделәр, тәмле була иде.    

Тыныч тормыш гаилә бүләк иткән

Җиңүебез турында  урамдагы радиодан ишеттек, идарә каршында репродуктор бар иде. Поселокта яшәүчеләр җыелдылар: туганнары һәлак булучылар – елыйлар, кемнәрнең исән – алар шатланалар, өйгә кайтуларын көтәләр. Анда ыгы-зыгы иде. Апам Антонина фронттан ярты ел узгач кына кайтты. 

Сугыштан соң кемнең мал-туары бар, җан асрарга була иде әле, әгәр юк  икән, бик кыенга туры килде. Аннары, бер елдан инде бездән азык-төлек салымын да алдылар, барысы да гаиләдә калды. 

Сугыш 9 майда тәмам­ланды, ә 29 майда инде авылдашыма, фронттан кайткан Михаилга кияүгә чыктым. Туй үткәрдек, өстәлгә гади ризыклар куелды. Миндәге кәләш фатасы крахмалланган марля­дан иде, алсу төстәге ефәк күлмәкне әнинең сең­ле­се текте, якасын, җиң­нә­­рен юка тукыма белән берләштерде – бар бизәк менә шул булды, – дип искә төшерә Елизавета ­Якимовна.  

Яшьләр берникадәр ке­че ватаннарында яшәгәч, таныш авылдашлары янына Ташкентка китәргә булалар. Хатыны сөт комбинатына эшкә урнаша һәм анда 25 ел эшләп чыга, ире заводта хезмәт куя. Башта кеше фатирында яшәп торалар, аннары үз торакларын булдыралар, балалары туа. Бервакыт, кызлары әле бөтенләй сабый гына чагында булган җир тетрәү Пантюхиннарга сугышның куркыныч минутларын искә төшерә. Алар нарасыйларын алып тизрәк китү ягын карыйлар. 

Елизавета һәм Михаил Пантюхиннар иңгә-иң куеп 50 елдан артык бергә гомер кичерәләр, ире вафат була һәм ул кече ватаны Кашкага кайта. 
Киң күңелле хатын-кызга авылдагы тол ирнең күзе төшә, югыйсә икесе дә инде олы яшьтә булсалар да, алар бергә яши башлыйлар. Картлык көндә чәй эчәргә дә, кайгыртырга да янәшәсендә кешесе бар, диләр бит халыкта.

Тора-бара Елизавета Якимовнага тыл эшчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак шәһәрнең Көньяк микрорайоныннан фатир бирәләр. 

– Берүзем яшим, бала­ларның инде аерым үз тормышы, нәселебезне өч оныгым һәм дүрт оныкчыгым дәвам итә. Кайталар, килеп йөриләр, – ди елмаеп әбекәй. – Минем янга социаль хезмәт күрсәтүчеләр дә киләләр, көндәлек тормышта ярдәм итәләр, авылдашлар хәлемне белешеп торалар, безгә һәрчак сөй­ләшер сүзләр табыла. Шундый җылы очрашулар бе­лән көнем үтеп китә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев