Үзенең бүләген бөтен коллективның уңышы дип саный
Районның “Нур” агрофирмасы сыер савучысы Алсу Йосыпова хезмәттәге уңышлары өчен ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде.
(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). Алсу Хәбир кызы терлекчелектә инде унсигезенче ел эшли.
– Сайлаган һөнәрем миңа балачактан ук таныш, – ди ул. – Әни сыер савучы булып эшләде, мәктәптән кайткач аның янына бара идем. Ул чакта алар 20 – 25шәр сыер карыйлар, саву аппаратлары да гади генә иде. Хәзерге эшләү шартларын шул вакытлар белән чагыштырырлык та түгел – азыкны трактор таратып чыга, сөтүткәргеч җайлаштырылган, һәр җирдә чисталык һәм тәртип.
Хәзерге вакытта сыер савучының карамагында 50 сыер бар. Ул үз малкайларыннан канәгать – аларның һәркайсы тәүлегенә 20 литрдан артык сөт бирә, бер тәүлеккә уртача 800 литрга якын чыга.
– Миндә буаз таналар, алты бозау бар, барысы да нык, сәламәтләр, аларны карыйм, – дип сөйли терлекче. – Өч атна чамасы үстерәм дә, аннары аларны Кече Әтрәч фермасына алып китәләр.
Агрофирма җитәкчесе Радик Нургалиев әйтүенчә, Алсу Хәбир кызына үз эшенең чын остасы булырга хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы ярдәм иткән.
– Ул җитештерү күрсәткечләре буенча хуҗалыкта һәрчак беренче һәм районда алдынгы урыннарны биләп тора, машина белән саву осталарының район конкурсында да берничә тапкыр призлы урын алды. Терлекче үз белгечлеген камил белә. Ул шулай ук коллективның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Эшендә аны үз хезмәтен яхшы белүе, куелган бурычларны хәл итүдә максатчанлыгы аерып тора.
Җитештерү барышы ничек кенә механикалаштырылган һәм җайлаштырылган булса да, хезмәткәрләрнең эшенә карата җаваплы мөнәсәбәтеннән һәм тырыш хезмәт куюыннан башка югары күрсәткечләргә ирешеп булмый. Малларны асрауны яхшырту, туклыклы матдәләр белән балансланган ашату буенча чаралар күрү, аның шәхси кайгыртуы үз карамагындагы терлекләрнең сөт бирү нәтиҗәлелеген арттыру, югары сыйфатлы сөт савып алу һәм яхшы күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеген бирә. Алсу Йосыпова карамагындагы бер сыердан савылган еллык уртача савым соңгы елларда тайпылышсыз арта бара: 2020 елда – 5890 килограмм, 2021 елда – 6138 килограмм, 2022 елда – 6650 килограмм.
Авыл эшчәне белдергәнчә, ул үз хезмәтен чын күңелдән ярата һәм аның югары күрсәткечләре, бүләкләре – фермадагы бөтен дус коллективның уңышы.
– Монда барысы да якын, – ди ул. – Хезмәт шартларының яхшыра баруы, җитәкчелекнең безнең хакта кайгыртуы сөендерә, яхшы эшләсәк – бүләкли. Без, сыер савучылар, нибары дүртәү генә, Гөлнур Садриева – иң тәҗрибәлесе, ферма мөдире Фәннур Гафиятуллин белән ветеринария табибы Рифат Вафин безгә һәрчак ярдәм итәләр. Шуңа да безнең дус команда куелган йөкләмәләрне уңышлы башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев