Валерий Костюхинның машина йөртү стажы 36 ел тәшкил итә
Якшәмбе көнне бөтен ил автомобильчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, алар исәбендә зур тәҗрибәле машина йөртүче Валерий Костюхин да бар.
(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Якшәмбе көнне бөтен ил автомобильчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, алар исәбендә зур тәҗрибәле машина йөртүче Валерий Костюхин да бар.
Валерий Костюхинның тормышы юллар белән тыгыз бәйләнгән, шәһәр кешесенең машина йөртү стажы 36 ел тәшкил итә.
Мәктәптә укыганда ук ул мопедта “куарга” яраткан, аннары мотоциклы пәйда булган. Берәр нәрсәсе ватылса, аны дуслары белән ремонтлаган.
– Техниканы сүтеп җыю бик авыр эш түгел, тик ул эшләргә тиеш, – дип елмая ир кеше.
Авыл хуҗалыгы техникумында укыганда аны автомәктәпкә укырга җибәрәләр. Һәм юкка түгел – ярты елдан соң машина йөртү күнекмәләре һәм машина йөртү таныклыгы белән армиягә китә. Германиядә хезмәт итә, аңа анда төрле йөк машиналары йөртергә туры килә, яну материаллары, сугыш кирәк-яраклары, башка йөкләр ташый.
Хезмәт иткәннән соң, туган шәһәре Тәтешкә кайта, янә руль артына утыра, комсомол райкомында, партия райкомында шофер булып эшли һәм 32 ел район электр челтәрләрендә хезмәт куя.
– Башта миңа ГАЗ-66ны бирделәр, бөтен район буенча бригада йөрттем, – дип сөйли Валерий Николаевич. – Ул вакытта көзге һәм язгы чорларда юллар бик үк яхшы түгел иде, кирәкле пунктка барып җитү өчен бер сәгать урынына дүрт сәгать тә бардык. Кайчагында юлда төн кунырга да туры килде – йә батып каласың, йә бензин бетә. Кышын юллар да кардан чистартылмаган була иде. Хәзер, әлбәттә, күңел сөенеп туя алмый, бөтен җирдән үтеп була.
Машина йөртүче махсус техника – 14 метрлы автокүтәргечтә 2004 елдан алып эшли.
– Казанда өч ай курсларда укыдым, таныклык алдым, – ди ул. – Өч ел инде 18 метр биеклектәге яңа автовышкада эшлим, моңа кадәр 14 метрлы иде. Һәр иртә, юлга чыгар алдыннан, транспортның әзерлеген карыйм, тормозларны, фараларны, күтәрү механизмын тикшерәм, үземә ышанып тапшырган техника өчен җавап бирәм. Әле, әлбәттә, бергә эшләгән иптәшләремнең гомере һәм сәламәтлеге өчен дә җаваплымын, безнең хезмәттә куркынычсызлык техникасын үтәү – мәҗбүри һәм беренче чиратта тора торган шарт.
Һава торышының теләсә кайсы вакытында монтерлар алган биремнәрне үти, күптән түгел алар Алабирдедә яңгырлар вакытында иске агач терәкләрне тимер-бетонга алыштырганнар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, машина йөртүче ул вакытта кабинада утырмый – ярдәм итә: көрәк белән дә эшли, чыбыкларны да биреп тора. Барыбыз да дус, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, ди ир кеше.
Валерий Николаевичның эшчеләр белән автовышкасын шәһәрдә дә күрергә була: халык тормышы өчен куркыныч тудырган агачларны кисәләр, терәкләргә бәйрәм декорацияләре, иллюминацияләр беркетәләр, ә шәһәрдә биек район чыршысын урнаштырганда аннан башка ничек эш итә алсыннар соң!
Машина йөртүче эше зур игътибар һәм җыйнаклык, техник белем һәм көчле характер таләп итә, һәм бу сыйфатларның барысы да, җитәкче раславы буенча, безнең язма героенда бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев