Валерий Секанкин: Игелек кылырга кирәк
Тәтешле Валерий Секанкин әгәр кешенең башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге барлыкка килә икән, моны йөрәк кушуы буенча эшләргә кирәк, ди ышанычлы итеп.
(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). Валерий Секанкин Иоковода гомер итүче үзенең әти-әнисе, Тәтештә яшәүче апасы Фекла Мокеева (ул шәһәрдәге 2нче мәктәптә укыганда аңарда торган) турында олы рәхмәт хисләрен белдереп сөйли, һәм алар аңа якыннарына булышырга кирәклеген үз үрнәкләрендә күрсәткән.
– Әле бишенче сыйныфта укыган чагым гына иде, бервакытны апа миңа йорт түбәсен буярга кушты, барысына да ошады. Шуңардан соң Пролетар урамында яшәүче күрше әбиләр дә мине шулай ук үзләренә чакыра башладылар, – дип елмаеп искә ала ул. – Шулай ук утын ярырга да дәшәләр иде. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулда әтигә ярдәм иттем, тракторда тагылма җайланмада эшләдем.
Сигезенче сыйныфтан соң ул елга техникумына укырга керергә уйлаган, әмма моның үзенеке түгеллеген бик тиз аңлаган һәм төзелеш училищесына күчкән. Тәтешкә кайткач, яшь белгеч 1979 елда механика заводына эшкә урнашкан.
– Мине комсомол юлламасы буенча армиягә, чик буе гаскәрләренә алдылар, – ди Валерий Владимирович. – Яхшы хезмәт иттем, күп нәрсәләргә өйрәндем, отпуск белән бүләкләндем. Демобилизациядән соң кабат заводка эшкә бардым. Аннары абыемның киңәше буенча Казанга милициядә хезмәт итәргә урнаштым. Вахитов районы эчке эшләр бүлегендә эшли башладым, читтән торып Алабугадагы урта махсус милиция мәктәбенең юридик бүлегендә укыдым.
Тәтешлене башта патруль-пост хезмәте батальонына билгелиләр, аңа тоткарлау төркемендә атлы милиционер булырга да туры килгән.
– Ипподромда өйрәндек, “кулдаш” итеп миңа орлов токымлы Радужный кушаматлы ат бирделәр, яхшы, тыңлаучан иде, – дип сөйли отставкадагы майор. – Катлаулы вакытлар иде, оешкан җинаятьчел төркемнәр шәһәрдә тәртипсезлекләр китереп чыгаралар иде, күмәк ыгы-зыгылар вакытында төркем арасына атлар белән кереп, сугышучыларны куып тарата идек. Бәхеткә, мин эшләгәндә хезмәттәшләрне югалту булмады. Урамнарда патрульлек иттек, тәртип урнаштырдык, кичләрен талаулар бетте, тынычланды да кебек, тик караклар башка җаен таптылар, шәһәрлеләрне иртә таңда талый башладылар, аларга каршы кабат көрәшү алымнары эзләдек.
Валерий Секанкинның хезмәт итү вакыты участок милициясе вазифасында чагында да җиңелләрдән булмаган. Хезмәт нәтиҗәләре буенча ул өч ел рәттән Казанның иң яхшы участковые дип танылган.
– Миңа ышанып тапшырылган территория шәһәр үзәге иде, шау-шулы, кеше күп, ике зур мәктәп урнашкан, – дип сөйли ул. – Укучылар арасында да шулай ук бәрелешләр еш булгалады, аларны аерып ала идек. Балигълык яшенә җитмәүчеләр эшләре инспекциясе белән берлектә көчәйтелгән профилактик эшләр алып бардык, мине барлык педагогика коллективы һәм укучылар белә иде, бу да шулай ук җәмәгать тәртибен җайга салганда үз нәтиҗәсен бирде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне җыеп, алар белән әңгәмәләр уздырдык.
Гомуми стажы 45 елны тәшкил иткән хокук саклау органы ветераны шулай ук район бүлеге буенча дежур, җәмәгать тәртибен саклау начальнигы да булган. Шәхси вакыты белән исәпләшмичә, милиционерның күп көче, энергиясе күмәк иҗтимагый, спорт чаралары вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә куелган. Хәрби хезмәт еллары буенча пенсиягә чыккач, Валерий Владимирович елга техникумы директоры Николай Мишинның урынбасары булган. Аның белән бергә “Метеор” елга теплоходы буенча күп йөргәннәр, хәзер ул уку йорты янындагы мәйданны бизәп тора.
Валерий Владимирович милиция полковниклары Василий Яковлев белән Владимир Шубинны тормышында һәм хезмәтендә үзенең остазлары дип атый, хезмәттәшләре Владимир Сапожников, Дмитрий Чернов, Наил Шакиров турында хөрмәт белән сөйли.
Аның әйтүенчә, Тәтешкә күченеп кайткач та әле яңа дуслары барлыкка килгән – Анатолий Романов, Павел Христофоров, Сергей Кузнецов, Тәтеш ягының бик күп гаҗәеп яхшы кешеләре белән танышкан.
Бүгенге көндә ул Казандагы һәм безнең шәһәрдәге берничә объектны саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Хатыны Нина Маркеловна белән бергә алар Тәтештә яшиләр, ике балалары бар, аларга югары белем биргәннәр, өч оныклары әби белән бабайны сөендереп торалар, туганнары еш кайтып, килеп йөриләр.
Валерий Секанкин соңгы елларда төрле чараларга иганәчелек итә, авыруларга, аз керемлеләргә, балаларга булышлык күрсәтә.
– Хәзерге вакытта минем барысы да бар, артыгын үзең белән алып китә алмыйсың, – дип фикер йөртә ул. – Балалар үсеп буй җитте, үз аякларында ышанычлы басып торалар, минем мохтаҗ кешеләр белән бүлешү, аларга ярдәм итү мөмкинлегем барлыкка килде, һәм мин игелекле эшләр кылу белән шөгыльләнә башладым...
Валерий Секанкин – безнең газетаны үзе өчен генә түгел, “Карлыгач” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү лагерена да ярты елга яздыра. Кичә редакциядә ул районның күп балалы гаиләләре өчен тагын биш данә “Авангард” рәсмиләштерде. Валерий Владимирович җирлек газетасын уку районыбыздагы барлык яшьтәге кешеләр өчен файдалы дип белдерә:
– Биредә төрледән-төрле мәгълүматларны табарга мөмкин. Һәм без, туган якның патриотлары буларак, шәһәребездә һәм авылларда ниләр барганлыгын, аны тагын да матуррак итүче кешеләрне, якташларны һәм бөтен республика өчен продукция җитештерүче хезмәт батырларын белергә тиеш. Газетаны укыганда гына да үткәннәргә кайтып, күңел белән ял итәргә мөмкин...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев