Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы...
Тәтештәге стендка ату мәктәбе тренеры Альберт Бәдртдинов күптән түгел хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайтты.
– Башкаларның Ватан мәнфәгатьләрен яклау эшендә катнашуларын һәм хәрби бурычларны үтәүләрен күзәтеп, читтә кала алмадым, – ди Альберт Әнис улы.
Югары белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсе, абруй, балаларда үз спорт төренә карата мәхәббәт һәм үҗәтлек тәрбияли белү – яхшы тренерның төп сыйфатлары булып тора.
Ул, остаз буларак, балаларда аңлы дисциплина, спорт көндәшләренә хөрмәт, казанышларга омтылыш, һәм, иң мөһиме, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Әмма укучыларда югары аңлылык һәм идеялелек тәрбияләү өчен, үзеңә зур таләпчәнлек белән карарга, үзеңә югары әхлакый сыйфатларга ия булырга кирәк. Шулай итеп, идея-сәяси тәрбия турында күп фикер йөртергә мөмкин, әмма Тәтештәге стендка ату мәктәбе тренерының гамәле кемнедер гаҗәпләндерде, кемдәдер соклану уятты. Дәрәҗәсе дә бар, абруе да, яше дә...
Стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе директоры урынбасары, СССРның спорт мастеры, физик культура отличнигы, Россия Ату берлеге башкарма комитеты әгъзасы, Россиянең мактаулы спорт судьясы Альберт Бәдртдинов май аенда махсус операциягә ирекле булып китте. Тәрбияләнүчеләренә бик еш сөйләгән изге бурыч һәм ватанпәрвәрлек турындагы сүзләрен үз гамәлләрендә раслады.
Альберт Әнәс улы күптән түгел махсус хәрби операция зонасыннан туган ягына кайтты, һәм без аның белән очраша һәм аралаша алдык.
– Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы, – нык һәм ышанычлы итеп җавап бирде ул минем бу адымга нәрсә этәрде дигән соравыма.
– Иремнең махсус хәрби операциягә баруы турындагы карары уйланылган, үлчәнелгән иде. Мобилизация турында игълан ителгәч, ул җыена башлады. Өлешчә мобилизация кысаларында районыбызда яшәүчеләрне озатканда берсеннән дә читтә калмады. Өйгә үз уйларында кайта иде. Барысы да бит таныш егетләр, барысы өчен дә борчылды. “Мин дә барам”, – диде. Һәм мин барысын да аңладым, чөнки әгәр ул нәрсәдер уйлап чыгарган икән, ул һичшиксез тормышка ашырылачак. Аның холкы шундый. Һәм кызыбызны да шулай тәрбияләде, – дип сөйләде Альберт Әнәс улының хатыны Гүзәл Рәхим кызы.
Ул Тәтеш үзәк район хастаханәсендә эшли, һәр медицина хезмәткәре кебек, үз хисләрен контрольдә тота белә. Бераз тукталып торганнан соң, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Бу вакыт туганнарым өчен дә, минем өчен дә авыр булды. Вакыйгаларның төрле вариантларын уйлап карадым, әмма тормыш иптәшемне кире уйларга үгетләргә тырышмадым. Файдасыз. Апрель аенда мин Казанда укуларда идем, аның китүе турында ул билет сатып алганнан соң белдем.
Сайлап алу узгач, тәтешле бер төркем иреклеләр белән бергә өйрәнүләргә китә. Россиянең махсус билгеләнеш университетында хәрби тәҗрибә һәм хәрби күнекмәләр ала. Дөресрәге, “яңарта”, чөнки армия хезмәте, шулай ук стендта ату мәктәбендә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Ике атна өйрәнүләр узгач, Альберт Әнәс улы Тренер исеме астында турыдан-туры хезмәт итү территориясенә – Марьинкага китә.
– Күңелем кушканча эшләдем. Бер минут та барыргамы яки юкмы дип шикләнмәдем. Бөтен гомере алда булган яшь кешенең урынын алдым.
– Анда, фронт сызыгында, иң беренче чиратта, бурычны үтәргә кирәклеге турында уйладым. Безнең отрядта егерме яшьлекләр дә, 50 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар иде – төрле һөнәр һәм төрле дин кешеләре. Ләкин анда беркем дә яшь буенча бүленми. Барысы да бер үк. Һәркемдә Туган ил, якыннары алдында бурыч хисе югары, чөнки алар Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләргә кичерергә туры килгәнне башка кешеләр күрмәсен өчен тырыша, – дип ассызыклады Альберт Әнис улы. – Азатлык һәм халыкны яклау өчен көрәш бара. Тормыш һәм үлемгә мөнәсәбәт үзгәрә. Яралану шатланып кабул ителә: “Исән калды!”, сугышчының үлеме – сүзсез. Хәрби хәрәкәтләр зонасында үз-үзеңне тота белүгә һәм сугышчан рухны саклауга юмор хисе, якты уйлар ярдәм итә. Әлбәттә, минем хезмәттәшләремнең һәрберсе җиңүгә этәргеч бирә.
фото: Бәдртдиновлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев