Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хәтта кечкенә урамнар һәм тыкрыклар да чиста

19 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”). “Коммуналь хезмәтләр нәрсәдән башка эшли алмый?” дигән сорауга җавапны һәркем белә –
трактордан һәм тракторчыдан башка. 

Тәҗрибәле тракторчы-механизатор Евгений Куприяновны “Тәтеш” МПП” МУПта хөрмәт итәләр.

Евгений Михайлович үзе­нең һөнәрен бик абруйлы булмаса да, иң ­яхшысы, иң кирәклесе, дип саный. Тракторчының хезмәте алыш­тыргысыз. Кышын кар мул яуган чакта нәкъ тә Евгений Куприянов белән аның хез­мәттәшләре үзләренең “тимер ат”ларында урамнарны чистартырга  чыгалар.  Теләсә нинди һава торышында да, бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшлиләр.     

– Кар өемен җыеш­ты­рабыз, трактор арбасына төяп түгәбез, язын су агып төшә торган торбаларны казып чыгарабыз, җәен чүп-чарны җыябыз, су сибү белән шөгыльләнәбез – эш күп, – ди Евгений Михайлович тыйнак итеп. – Мин борынгы Ильинский авылында туып-үстем. Әтием Михаил Николаевич Калинин исемендәге колхозда гомере буе тракторчы булып эшләде. Элек бит техника: трактор да, комбайн да, барлык комплектлаучылар да өй каршында тора иде. Без балачактан ук әти янәшәсендә булдык һәм эшкә өйрәндек. Иртә таңнан кырга чыгар алдыннан әти һәрчак тракторы төзек булсын һәм барлык эшләрне башкара алсын өчен, аны карап чыга иде. Мин – янәшәсендә, минем күңелем техникага тартылды: кайчак эш коралларын биреп тора, ара-тирә ягулыгын һәм майлагычларын тикшерә идем. Унике яшьтән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Олылар кырда төшке ашка туктагач, безнең штурвал артына утырган вакытлар да булды. Ышанып тапшыралар иде. Безне күзәтеп, тикшереп тордылар, әлбәттә. Бөтен эшне башкардык. Сөрдем дә, чәчтем дә, игеннәрне җыеп алуда да хезмәт куйдым. Сигезьеллыктан соң СПТУ-74кә укырга кердем: тракторда эшләү карап торышка гына җиңел кебек, шактый белем таләп итә. Тракторчы-машинист белгечлеген алдым. Башка өлкәләрдә дә эшләп карадым, ләкин техникага тартылу көчлерәк булды – бу минеке. Улымны да техникада эшләргә өйрәттем. Аңа машина сатып алдым, яңаны түгел. Төзеклеген инде ул минем күзәтеп торуымда үзе карады. Хәтта ремонтлаганда дусларын да дәште. Аны да техника үзенә җәлеп итүен күрәм, мин моңа шатланам. Хәзер ул институтта укый...
Белгеч әйтүенчә, хәзерге вакытта эшләве шактый җиңеләйгән. Техника ­даими кайтып тора, ул заманча, барысы да кешенең хезмәтен җиңеләйтү өчен уйлап табылган. Хезмәт җитеш­терүчәнлеге арткан. Җи­мерелү дә азайган, әгәр инде хәтта төзексезлекләр килеп чыкса да, запас частьләр белән кыенлыклар булмый икән.       

–  Кышын трактор – бульдозерда, язын аңа соскы тагабыз. Шәһәребез тагын да чис­тарак һәм уңайлырак булсын дип тырышабыз. Барысының да күңеленә хуш килә бит. Кемдер чүпләгән булса, тиз арада күреп алабыз, мисалга, паркта яшьләр көнбагыш чиртеп утырырга яраталар – кайчагында күңелгә ятышсыз һәм хәтта ачу килгән вакытлар да була. Безнең хезмәткәрләр барлык кабык­ларны һәм шешәләрне җыеп алалар. Безгә Казаннан кунакка килүчеләр: “Хәтта кечкенә урамнар һәм тыкрыклар да чиста!” – дип гаҗәпләнәләр – әлеге сүзләрдән күңелгә рәхәт булып китә. Бу эштә безнең коллективның да өлеше зур. Ә коллективыбыз яхшы, һәм җитәкчебез Рифкать Тәлгать улы һәрчак кешеләргә карата хөрмәтле мөнәсәбәттә, – ди ­Евгений Михайлович. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев