Хезмәт ветераны Гөлфия Вәлиева кырык елдан артык гомерен матбугат эшенә багышлаган
19 май – Татарстан Республикасы Матбугаты көне.
1965 елда гаилә коргач, Гөлфия Рәхим кызы ире Шамил Абдулла улы белән Тәтештә яши башлый.
– Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Шамилне юллама буенча үз районына җибәрделәр. Ул тумышы белән Бакырчы авылыннан, – дип сүзен башлады Гөлфия апа. – Яшь белгеч буларак, өч айдан соң фатир да бирделәр. Мин дә үземә эш эзли башладым. Һәм бер көнне типографиягә юл тоттым, бәхеткә каршы, анда буш урын бар булып чыкты. Шулай итеп, мин татар газетасына хәреф җыючы булып урнаштым. Беренче өч айга өйрәнчек итеп алдылар. Әмма мин эшне ай ярымда үзләштердем. Хәрефләрне бер-бер җыеп утырдым. Дөресен генә әйткәндә, бик авыр хезмәт. Миңа газетаның беренче битен бирделәр, ә беренче биткә материаллар иң соңыннан гына керә иде, ә кайвакыт бөтенләй дә газета чыгасы көнне генә. Газета шунда җыелды, шунда басылды. Хезмәттәшләрем – Кәшифә апа, Наҗия апа һәм Хәтимә апа – бик нык булыштылар. Бер ел тирәсе эшләгәннән соң, икееллык медицина курсларына укырга кердем. Кичке мәктәптә укыдым. Әле җитмәсә кулда сигез айлык бала да бар. Шунда укыганда бергә эшләүче хезмәттәшләрем “кара халатыңны ак халатка алыштыра алсаң ярар иде” дип телиләр иде. Ләкин шәфкать туташы булырга язмаган күрәсең, әмма аларга укол ясап, бик күп файда китердем. Кулым җиңел дип әйтәләр иде.
Мин типографиядә эшләп калдым. Шуннан инде линотип дигән машина кайтардылар, һәм мин аның артына утырдым. Анда инде эшләве җиңел иде: җыйган җөмләләрне коя да бирә, коя да бирә, рәхәт... Ләкин мин җыярга кертелгән тәрҗемәләргә “бу җөмлә дөрес түгел, бусы болай түгел” дип бәйләнә башладым. Ул вакытта Альмирә апа Ибәтуллина тәрҗемәче булып эшли иде. Ул миңа гел: “Менә кереп утырырсың да, эшләрсең...” – дип әйтә иде. Шул Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигән вакытына туры килде ахыры, күпмедер вакыттан соң мине тәрҗемәче итеп күчерделәр. Шулай итеп редакциядә 44 ел эшләдем.
Хезмәттәшләре турында сүз кузгалтканда, Гөлфия апаның йөзләре балкып китте. Ул аларны аерым бер җылылык белән искә төшерде.
– Их, әйбәтләр иде инде алар, – ди Гөлфия апа. – Бер күпертүләрсез, бер йодрык кебек булдык. Дубляж биш кешедән торды: ике тәрҗемәче, редактор урынбасары, машинистка, корректор. Беребезнең эше беткәч, башкаларга булыштык. Эштән бушаган арада Идел буена кояшка төшеп утыра идек. Редакция гөрләп торды. Типографиядә 22 кеше эшләде, бездә – 20, һәм бер профсоюз бар иде. Яңа елларны, һөнәри бәйрәмнәрне бергә гөр килеп каршы алдык. Коллектив бик әйбәт булды. Гомумән, миңа юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Хезмәттәшләремнән дә, күршеләремнән дә, иптәшләремнән дә уңдым.
Эшләгән вакытта бик истә калырлык вакыйгалар булдымы, дип сорыйм Гөлфия ападан.
– Булды, әлбәттә, булмыйча кая, – ди хезмәт ветераны, елмаеп. – Хәзер аларны искә төшерәсе кызык инде, әмма ул вакытта көлке түгел иде. Газетада бер ир кешенең аты белән төшкән фотосурәте бастырылды, ә тексты – механизаторныкы. Ә тагын берсе турыдан-туры миңа кагыла, август киңәшмәсе турында материал яздылар. Баш исеме эре хәрефләр белән “Мәгариф эше – бөтен халык эте” дип язылган иде, “эше” сүзе урынына “эте” сүзе киткән иде. Ул вакытта редактор булып Эдуард Петрович Трофимов эшләде. Шуның кадәр татарчаны яхшы беләдер иде мәрхүм. Бу ялгышлыкта тәрҗемәчеләрнең катнашы юк, әлбәттә, машинистка да дөрес итеп баскан, ә җыйган кеше мин. Беренче куркуымнан җир астына төшеп китәрлек дәрәҗәгә җиттем. Эдуард Петрович туры сүзле, төгәл, бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Нәрсә әйткәнен әйтеп тормыйм, әлбәттә. Ну яхшы эләкте. Язма икенче биттә иде, бүгенгедәй хәтеремдә. Газета әзер булгач та, хатаны табып, аны лезвие белән кырып, хәрефләрне краскага манып төзәткән чаклар да булды. Менә шуңа күрә язу эше – бик авыр хезмәт шул ул.
Билгеләп үтәсем килә, миңа да Гөлфия апа белән күпмедер вакыт эшләү бәхете татыды. Аның “Дүрт аяклы ат та абына”, “Эшләмәгән кеше генә хаталанмый” дигән сүзләре әле дә хәтеремдә.
Бүгенге көндә Гөлфия Рәхим кызы лаеклы ялда. Алар Шамил абый белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, тик кызганыч, бергә гомер кичергән хәләл җефете инде күптән вафат.
– Балалар үстергәндә эш һәм өйдән кала башка нәрсә күрмәдек. Шулай картайдык. Һәм бүгенге көндә, Аллага шөкер, барысы да яхшы, хәтта Дубайга да барып кайттым, – ди Гөлфия апа, хис-кичерешләре белән уртаклашып. – Алдан балаларым өчен чапсам, хәзер балаларымнан рәхәт күрәм. Язмыш пар канатымнан аерса да, яхшы балалар, хәерле киленнәр, акыллы оныклар бирде. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев