Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Язмыш билгеләгән юл

Келәштә яшәүчеләр үзләренең шәфкать туташы Резидә Хатыйпованың эшләү осталыгына ышаналар һәм чирләгәндә, борчылганда аңа баралар.

(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары"). ФАП мөдире – фельдшер Резидә Хатыйпова – медицина хезмәткәрләре династиясен дәвам итүче. 

Ул медицина училищесын уңышлы тәмамлап, үзенең әнисе Роза Салих кызын алыштырган, һәм менә инде 37 елдан бирле армый-талмый якташларының сә­ламәтлеген кайгырта. Фельдшер-акушерлык пункты 275 кешегә хезмәт күрсәтә, шуның 14е – аз хәрәкәтләнүчеләр, Резидә Фәрук кызы аларның өйләренә бара, шулай ук ветераннарның, 85 яшьтән өлкән кешеләрнең, 1нче һәм 2нче төркем инвалидларның, башка авылдашларының сәла­мәтлек торышын күзәтеп тора. Июльдә бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Бибисара әби Гаязова турында ул ихлас итеп сөйли: “Аның белән аралашуы бик рәхәт, шулкадәрле кодрәтле, эш сөючән. Бибисара Абдулла кызына тормышта күп нәрсәләр кичерергә туры килде, шулай да ул тормышны яратуы белән сок­лану уята, үз үрнәгендә илһамландыра, вазифа һәм җаваплылык аның өчен барыннан да бигрәк өстен булды. Ә озак яшәвенең әллә ни сере дә юк кебек: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үзенең зур яшелчә бакчасындагы ризыклар белән туклану, өстәлендә һәрчак бал – үз умарталары булуы. Кызы һәм онык­лары еш кайталар, аңа ­булышалар”.

Авылның иң яшь кешесе – үзенчәлекле исемне йөртүче Асель 7 июньдә туган. “Келәштә быел ике сабый туды, һәм бу факт сөендерә. Балалар – ул безнең киләчәгебез, – дип дәвам итә Резидә Фәрук кызы. – Минем һәр  көнем диярлек эштә уза, еш кына төннәрен дә авыруларга ярдәм итәргә  чакыралар. Миңа ышаналар, үзләренең шатлыклары һәм борчулары белән уртаклашалар, кайчакларда кешегә бары тик кайгырту, хуплау, игътибар кирәк”. Авылда иң еш борчый торган чирләр турындагы сорауга җавап биреп, фельдшер кан басымы һәм артрозны билгеләп үтте. “Барлык чирләр дә нер­валардан түгел, әлбәттә, ләкин, әйтергә кирәк, нерв системасы – барлык организм эшләнешен көйләүче. Шуңа күрә үзеңне сак­ларга, һәр төрле бәхәсле хәлләрдән читтә булырга, бер сәбәпсез борчылмаска, дулкынланмаска кирәк. Үз көчеңә ышану зарур”, – дип киңәш итә шәфкать туташы. “Резидә Фәрук кы­зы зур хөрмәткә ия, Келәш­нең һәр яшәүчесе аңа сәламәтлеге белән бурычлы. Ул игелекле, төгәл, башкаларның авыруына карата ярдәмчел, шуңа күрә кешеләр моны тоялар һәм аңа чын йөрәктән тартылалар”, – дип уртаклаша Келәштә яшәүче Гөлфинә Әмерханова. 

“Мин үз һөнәремдә бә­хет­ле, кешеләрне яратам, – ди фельдшер. – Эшемә һәр көнне ашкынып, күтәренке рухта барам. Әлеге тормыш юлы миңа язмыш тарафыннан билгеләнгән булган”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев