Йөрәге кушканча хезмәт итә
Шәхси состав белән эшләү төркеменең өлкән белгече, эчке хезмәтләр капитаны Ольга Алексеева Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә 13 ел хезмәт итә.
(Тәтеш, 9 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Шәхси состав белән эшләү төркеменең өлкән белгече, эчке хезмәтләр капитаны Ольга Алексеева Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә 13 ел хезмәт итә.
Булачак һөнәрен сайлауны шәһәрле үзендә гаделлек хисе, көчсезләрне яклау теләгенең зур булуы белән аңлата. Эчке эшләр органнарына эшкә тиз генә урнаша алмаган, халыкны социаль яклау бүлегендә эшләгән. Шулай да аның хыялы тормышка ашкан – Ольга Витальевнаны 2008 елда Тәтештәге эчке эшләр бүлегенең участок милициясе вәкаләтле вәкиле итеп кабул иткәннәр.
– Коллективка тиз күнектем, яңа эштә барысы да ярдәм итәргә тырыштылар, – дип сөйли ул. – Хокук бозучылар белән профилактик эш алып бару, административ күзәтчелек белән шөгыльләндем, хезмәттәшләрем белән рейдларга йөрдем.
Хезмәткәр шәһәрнең Төньяк микрорайонында беркетелгән участокта яшәүчеләрнең барысын да белгән, һәм, аның әйтүенчә, имин булмаган гаиләләргә аерым игътибар бүлеп биргән, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итеп, катлаулы хәлләрне җайга салырга тырышкан.
– Чишә алмаслык хәлләр булмый, – дип белдерә Ольга Алексеева. – Кешеләргә ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, әгәр кеше абына икән, аңа тормышта үз юлын табарга мөмкинлек бирергә кирәк. Хокук бозучыларның тора-бара яхшы якка үзгәрүенә, яхшы гаилә башлыгы булуларына сөенәм, моңарда минем дә хезмәт өлешем булгандыр, дип уйлыйм.
Яхшы белгеч һәрвакытта өйрәнә һәм камилләшә, белем дәрәҗәсен арттырырга омтыла, Ольга Витальевна шуңа күрә юридик институтка укырга керергә булган да инде. Ә ул сессиядә булган чакта, аңа кадрлар эше бүлегенә күчәргә тәкъдим иткәннәр. Биредә ул җиде ел инде хезмәт итә.
– Шәхси состав белән эшләү бүлеге – ул эчке эшләр органнарының йөз таныкламасы, һәр кандидат нәкъ тә биредә хезмәте белән таныша башлый, – ди эчке хезмәт капитаны. – Минем бурыч – тәкъдим ителгән документлар, тест һәм сораштырулар буенча кешенең безгә туры килү-килмәвен билгеләү. Шунысын әйтәм, бездә – үзенә бер төрле хезмәт һәм һәр кандидат эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә куелган таләпләргә туры килә алмый. Яшьләр, беренчедән, Россиянең Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә тиеш, шулай ук булачак полицейскийга физик яктан көчле һәм укымышлы булу мөһим, ул югары рухи һәм әхлакый сыйфатларга ия булырга, психик яктан тотрыклы булырга тиеш.
Шәхси состав белән эшләү төркеменең өлкән белгече болай дип билгеләп үтә:
– Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә дәүләт ярдәм күрсәтә – белемеңне түләүсез рәвештә күтәрергә була, хезмәт буенча алга китү, вазифада күтәрелү мөмкинлеге бар, гаилә әгъзалары өчен дә медицина үзәкләрендә медицина хезмәте күрсәтү шулай ук түләүсез. Хезмәткәр 20 ел хезмәт иткәч, лаеклы ялга чыгарга, гарантияле пенсия тәэминаты алырга, моның белән беррәттән һөнәри эшчәнлеген дәвам итәргә хокуклы.
Ольга Алексеева үз вазифалары буенча коллектив белән дә даими эш алып бара: төрле документлар тутыру белән шөгыльләнә, һәр хезмәткәрнең шәхси эшен алып бара, квалификацияне күтәрүгә, аттестациягә җибәрә, эшкә кабул итүне һәм эштән азат итүне, хокук сакчыларының хезмәт һәм социаль хокукларын үтәүне контрольдә тотуны тормышка ашыра.
– Мин психолог та, юрист та, эш башкаручы да, идарәче дә, – ди үзенең хезмәте турында кадрлар белгече. – Минем һөнәремдә кешене аңлый белү, игелеклелек мөһим. Хезмәт итү минем өчен – ул, минем күпчелек хезмәттәшләрем кебек үк, вазифам. Безнең коллектив бердәм, дус. Безнең бүлек үз категориясендә квартал саен республика буенча беренче бишлектә булуы – бу бөтен коллективның казанышы, “Законга хезмәт итәбез – халыкка хезмәт итәбез” дигән сүзләр безнең өчен изге.
Хезмәткәрләр шулай ук үзләренең хезмәттәшләре турында хөрмәт белән сөйлиләр, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Алексей Витин аның хезмәтен җиренә җиткереп башкаруын һәм эшлекле сыйфатларын билгеләп үтә.
Ольга Витальевна гаиләсендә – яраткан һәм кайгыртучан хатын, ике кызның әнисе. Аңлаганнары өчен ул гаиләсенә рәхмәтле, чөнки аңа еш кына ял һәм бәйрәмнәрдә дә эшләргә туры килә. Кадерле һәм якын кешеләре белән бергә үткәрелгән вакытлары аңа шуңа күрә аеруча да кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев