Үзенең хезмәт вазифасына җаваплы карый
Бүген – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.
(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрле Ольга Ахчина ТРның Тәтеш муниципаль районы хәрби комиссариатының бердәм, эшкә сәләтле коллективында 15 елдан күбрәк хезмәт куя.
Хәрби комиссариатка ул халык мәшгульлеге үзәге юллавы буенча эләгә. Ольга Александровна башта вакытлыча эшләү өчен кабул ителгән, аннары җитәкчелек аның эш сөючәнлеген һәм шәхси сыйфатларын бәяләп, даими эшкә тәкъдим иткән.
– Коллектив мине ачык йөз белән каршылады. Белгечлегем буенча мин юрист, биредә миңа барысы да яңача иде, Гүзәл Ильясовна Суханова остазым булды, – дип сөйли хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе (кешеләрне мобилизацияләү һәм транспорт ресурслары исәбен алу һәм комплектлау буенча). – Барлык хезмәткәрләр дә миңа теләсә нинди мәсьәлә буенча бик теләп ярдәм иттеләр. Сорадым, кызыксындым, документларны өйрәндем, тәҗрибә тупладым.
Хезмәткәр, ел саен Казанда үтүче лекцияләр, әңгәмәләр, киңәшләр белән үрелеп барган инструктор-методик дәресләрне үзенең эшчәнлеген уңышлы тормышка ашыруда зур ярдәм дип атый.
– Минем хезмәтем уңай үсештә, һәрдаим ниндидер яңалыклар барлыкка килә: Россиянең оборона министрлыгыннан боерыклар, директивлар, күрсәтмәләр, башкаруга кирәкле методик күрсәтмәләр килә, – дип билгеләп үтә Ольга Александровна.
Ул запастагы хәрби хезмәткәрләрне генә түгел, рядовойлардан алып офицерларга кадәргеләрнең исәбен төгәл итеп алып бара, оешмаларның һәм гражданнарның транспорт ресурслары да исәпкә алына. Мобилизацияләнгән очракта техника илнең кораллы көчләренә кертү өчен кирәк.
– Райондагы предприятиеләр, оешмалар, авыл җирлекләре белән даими элемтәдә торабыз, – ди хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе. – Хәрби хезмәттә булырга тиешле кешенең яшәү урынын алыштыру, эше, гаилә хәле белән бәйле теләсә нинди үзгәрешләрне вакытында теркәп барырга кирәк. Бу минем эшчәнлекнең мөһим өлеше, планнан тыш чаралар үткәргәндә тиз эшләү мәгълүматларның дөреслегенә бәйле.
Белгеч, кешеләр белән аралашуда, психологик алымнарны да куллана, ул гражданин мобилизацияле кешеләр резервы составында булганда контракт төзеп, нинди өстенлекләргә ия икәнлеген төшенерлек итеп аңлата, контракт буенча хезмәт итәргә баруны тәкъдим итә, хезмәт итү шартларын аңлата, агитация эше үткәрә. Һәм әлеге эштә уңышларга ирешә.
Ольга Ахчина шулай ук республикабызның Хәрби комиссариатына отчетлар, хәбәрләр әзерли һәм җибәрә, гражданнарның гаризасы буенча архивларга запрослар ясый. Мондый мөрәҗәгатьләр еш кына гражданнар лаеклы ялга чыкканда тапшырыла.
Ольга Александровна коллективта зур хөрмәткә ия. Хәрби комиссар Фәнис Гарифуллин хезмәткәрне кыскача итеп тасвирлап, болай ди:
– Ольга Александровна үзенең хезмәт вазифасын бик яхшы башкара, ул эшенә җаваплы карый, тәҗрибәле хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев