Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Зур талантка ия

Татарстан Респуб­лика­сы­ның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, ­Тә­теш ягы тарихы музее ди­рек­­­торы ­Наталья По­не­дель­никованың көч­­-код­рәтенә сок­ла­­нырга була.

Нәкъ тә Наталья Ген­надь­евнаның ­та­лан­­ты, һө­нәренә туг­рылык­лылыгы аркасында районыбыздагы музей бай эчтәлекле ­тормыш белән яши.

Наталья Понедель­никованың эшчәнлеге җә­мәгатьчелек һәм һөнәри оешма тарафыннан югары бәя алуга иреште. Музей традицион максатларын саклап, туризмга юнәлдерелде һәм фәкать тә­тешлеләрне генә түгел, шулай ук бөтен Россиядән килүче күп сандагы кунак­ларны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Хезмәт сөючән музей хезмәткәрләре сәя­хәтчеләрдә якты тәэ­сирләр калдыру өчен көн саен  кызыксындырулы шартлар булдыралар, әмма шунысы да мөһим, алар ярдәмендә тәтешлеләр үзләре дә туган якның бай тарихы турында күбрәк беләләр һәм аңа тагын да ныграк гашыйк була баралар. 

Наталья Понедельникова, район һәм республика җитәкчелеге һәм откан грантлар ярдәмендә Тәтештә кырпы балыгы һәйкәле һәм Россиядә бердәнбер Балыкчылык тарихы музее барлыкка килде, Вшиха һәм Долгая Поляна яңа сулыш алды. Матур бәй­рәм программаларының күпчелеге шулай ук Наталья Геннадьевнаның сценарий язу һәм режиссерлык таланты ярдәмендә онытылмаслык булып уза, ә сценарийларны һәм тәкъдим итүләрне сөйләгәндә аның гаҗәеп дикторлык тавышы – тыңлаучыларны үзенә тартып тора. 

Наталья Понедельникова җитәкчелегендәге Тәтеш ягы тарихы музее берничә тапкыр респуб­ликаның иң яхшы музее дип танылды. ТР Рәисе каршын­дагы мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзасы, “Иң яхшы җитәкче” грант конкурсында ике тапкыр җиңүче, “Ел хатын-кызы” республика конкурсында җиңүче, Россия профсоюзы мәдәният хезмәткәрләренең мактау билгесе иясе, барлык иҗади идеяләрне башлап йөрүче, төрле проектларны гамәлгә ашыручы Наталья Понедель­никова, фи­кердәшләрен һәм якташларын үзенең иҗади һәм оештыру очкыннары белән яктыртып, районның мәдәни елъязмасына хаклы рәвештә үз исемен язды.

Галина Иотова, әнисе:
– Кызым минем һөнәрне дәвам итсен дип беркайчан да омтылмадым, ләкин язмышны алдап булмый. Балачактан ук мөстәкыйль, шаян, хыялый бала булды. Өч яшьтән халык алдында чыгыш ясады, башта балалар бакчасында, мәктәптә, аннары район мәдәният йортында. Аның дуслары күп, һәрчак нидер уйлап таба, камилләштерә иде, әмма хәзер аның эшчәнлеге әхлакый-патриотик нигезләр белән нык бәйләнгән. Ва­танпәрвәрлек – ул сүз генә түгел, никадәрле башкарылган хезмәт, аны кешеләр белән элемтәгә кермичә башкару мөмкин түгел. Ул үзенең кече ватанын ярата һәм тыңлаучыларын да аңа гашыйк итә. Хезмәте аның өчен тормышына әверелде, ә тормышы – хезмәтенә.   

Музейда эшләү заман бе­лән бер сулышта ­булуны таләп итә. Тормышыбыз төрле кү­ренешләрдән тора, без нәрсәнең мөһимрәк икәнлеге турында сирәк уйлыйбыз, күп нәрсәнең кадерен белмибез. Ә иң мөһиме – янәшәңдә эшләүче кешеләр, җитәкче буларак уңышың еш кына аларның хезмәтеннән тора. Аңа уңыш ­елмайды, тарафдарлар җыя алды. Уңышның сере гади – эшеңә чын күңелеңне бирергә, кабатланмас булырга, яңарырга, гаҗәпләндерергә кирәк, һәм минем уйлавымча, музей боларның барысын да булдыра. Аларга яңа үрләр юлдаш булсын. Аның хезмәте район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, дуслары, киң күңелле тәтешлеләр та­ра­фыннан тиешенчә бәя­лә­нүенә бик шатмын. Ә миңа, үземнең кызым һәм аның коллективы турында җылы сүзләр ишетүе бик күңелле. 

Галина Митрофанова, педагог:
– Наталья Иотованы бик яхшы хәтерлим. Мин шәһәрдәге 2 нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бардым. Беренчедән, ул сыйныфта барысы арасында да җитдилеге, кырыслыгы һәм игътибарлы булуы белән аерылып торды. Әгәр кем дә булса тәртип бозса яки үзен мәгънәсез тотса, аның күзләрендә ризасызлык чагыла иде. Шунысы гаҗәп, ул күзләре белән әйтә белде. 

Ул укырга яраткан, җырларга һәвәслеге булган сәләтле балалар белән дуслашырга яратты. Һәм дуслаша да белде, аның һәрчак ахирәтләре бар иде. Бик тәрбияле кыз булды. Аның балачактан ук хас булган сабырлык кебек шундый сыйфаты бар иде. Һәр нәрсәне гаҗәеп матур, ышанычлы һәм яхшы итеп җиткерә белде. Шигырьләрне, әсәрләрне сәнгатьле итеп укый, сөйли иде. Реферат яки иншалар язу дисеңме, бу кыз барысын да тирәнтен, җитди итеп эшләде. Үз хезмәтләрендә әсәрне аңлавын, вакыйгаларга үз карашын белдерә иде. 

Наталья Геннадь­ев­наның мәктәптә укыган вакытларында ук әйдәп баручанлык, оештыра белү, идеяләрне эшкә җигү һәм аларны тормышка ашыруга адым ясау сәләте бар иде. Гомумән алганда, ул укыган сыйныф көчле буларак истә калды. 

Мондый балалар белән укытучы үзе дә педагогика ягыннан үсеш ала, укучылар миңа иҗади илһам бирде, көч-куәт белән баетты, алар белән эшләү зур шатлык китерде.

Алена Федорова, хезмәттәше:
– Мине Натальяның көч-кодрәте, аның идеяләре таң калдыра, алар һәрвакытта проектларда тормышка ашырыла, нинди генә күләмдә һәм ничек кенә катлаулы булмасын, Наталья “юк”, “моны эшләп булмый” дигән сүзләрне белми, ул һәрчак ниндидер алымнарын табачак һәм аның эчке халәте “әйе, бу бик яхшы!” дип әйтмичә туктамаячак. Аның тарафыннан уйлап табылган проектлар “Валда шинясь”, “Балыкчы көне”, “Сабан туе”, “9 май”дагы күп кенә театральләштерелгән кереш бүлекләрдә аерылып торды, бу бит халык йолалары саклана торган тарих.
Наталья бик күп эш­ләрнең юнәлешен, иҗти­магый эш­чәнлекне кон­троль­дә тотып, җитәкчелек итеп кенә калмый­ча, беренче чиратта үзе үрнәк күрсәтеп, һәрчак алдан бара, бар көченә тырышып эшли. 

Ул бик яхшы дус. Наталь­я­дан да ышанычлырак кешене тормышта очратканым булмады. Минем өчен генә түгел, аның игътибар үзәгендә булган теләсә кем – хезмәттәшләр, туганнар, дуслар, тармак ветераннары дисеңме,  барысы өчен дә шундый.  Әгәр кемгәдер ярдәм кирәк икән, ул әлеге кеше өчен теләсә нинди диварлардан үтеп керәчәк. Аның командасы, аның хезмәткәрләре На­талья Геннадьевнаның ныклы терәгендә булуларын яхшы беләләр. Әйе, ул ачуланачак, ул юнәлеш күрсәтәчәк, әмма, әгәр дә алар белән берәр нәрсә була калса, алар бу кешегә таянырга мөмкин булуына чын күңелдән ­ышаналар.

фотоны Тәтеш ягы тарихы музее тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев