Олег Мазюкин: “Вакцина ясату чирләү куркынычын киметә, авыр өзлегүләргә һәм үлем-җитемгә юл куймый”
Кешелек гасырлар дәвамында инфекцияләр, эпидемияләр һәм пандемияләр белән кисешүгә котылгысыз рәвештә дучар була. Вакцина ясау чир белән көрәшү һәм аны профилактикалау чараларының барысына караганда да һәрчак төп җиңүче булып тора.
(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”, Инна Сафиева). Вакцина ясау тарихы үз эченә 225 елга якын вакытны ала, 1796 елда инглиз табибы Эдвард Дженнер 8 яшьлек малайга чәчәк авыруыннан прививка ясаган һәм малай авырмаган. Шул чактан алып вакцина – кешеләрне еш кына үлемгә һәм инвалидлыкка китерә торган күп кенә инфекцияле чирләрдән саклаучы ышанычлы һәм тикшерелгән бердәнбер ысул. Вакцина авыруларның авыр төрләреннән, өзлегүләрдән, үлемнән саклый. Вакцина ярдәмендә инфекцияне бары тик бердәнбер очракка кадәр генә түгел, шулай уку дөньяда табигый чәчәк авыруы һәм Россиядә полиомиелит кебек авыруларны тулысынча юкка чыгарды.
– Яңа коронавирус пандемиясе кешеләр сәламәтлегенә әйтеп бетергесез зыян китерде һәм китерүен әле дә дәвам итә, аларның гомерләрен өзә, яшәеш икътисадына һәм сыйфатына сизелерлек йогынты ясый. Ковид-19 вакытында эшли алмауның уртача дәвамлылыгы 14 көн тәшкил итә, ә өзлегүләр килеп чыкканда 3-4 атнага кадәр сузыла. Предприятиеләрдә хезмәткәрләрнең күмәк авыруы зур икътисади югалтуларга – сәламәтлеккә зыян килүгә, эш урынында булмауга, хезмәт җитештерүчәнлеге кимүгә китерә, – ди ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин (фотода).
Россиядә инде өч вакцина булдырылды, шуның икесе гражданлык әйләнешенә чыгарылды һәм алар белән вакцина ясау үткәрелә.
Олег Алексеевич аңлата:
– “Гам-КОВИД-Вак” (“Спутник V”) – комбинацияләнгән вектор вакцинасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология Илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган (11.08.2020 елда теркәлгән). “ЭпиВакКорона” – пептид антигеннар нигезендә Роспотребнадзорның “Вектор” фәнни-тикшеренү институты тарафыннан эшләнгән вакцина (13.10.2020 елда теркәлгән). Вакцинаның икесе дә нәтиҗәле һәм куркынычсыз, алар түбән реактегенлыкка ия, яхшы кичерелә һәм кирәкмәгән тәэсирләрне, өзлегүләрне булдырмый. Әлеге вакциналарны җитештерү өчен тере вирус кулланылмый. Дәүләт вакцинаның сыйфатын, куркынычсызлыгын гарантияли.
Исегезгә төшерик, Ковид-19га каршы вакцина 18 яшьтән өлкәннәргә ясала һәм барыннан да бигрәк 60 яшьтән олырак затларга билгеләнгән. Прививка 21 көн аралык белән 2 тапкыр ясала.
– Вакцинадан соң иммунитет икенче прививкадан 2-3 атна узгач барлыкка килә. Вакцина чирләү куркынычын киметә, авыр өзлегүләргә, үлемгә юл куймый. Билгеләп үтәм, Ковид-19дан вакцина бушлай һәм үз теләгең белән, медицина буенча каршылыклар булмаганда ясала, – диде районыбызның баш санитар табибы.
2021 елның 27 апреленә Татарстанда барлыгы 234 053 кеше вакцина ясаткан, шуның 144 029ы икенче тапкыр прививка алган. Тәтеш районында 792 кеше прививка ясаткан.
Вакцина ясатырга ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, район хастаханәсенә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. Вакцина ясату һәм алу турындагы тулы мәгълүматны Роспотребнадзорның рәсми сайтында белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев