Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Беренче сыйныфларга портфельләр тапшырдылар

Күңелле көйләр, төрле төстәге шарлар, матур итеп бизәлгән сәхнә, балаларның шат авазлары – боларның барысы да яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тантаналы чарага бәйрәм мохите өстәде.

(Тәтеш, 19 август, “Тәтеш таңнары”).Булачак беренче сый­ныфларның шатлыгын уртаклашырга аларның ата-аналары, район админис­трациясе, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге вәкилләре, педагог­лар килде. 

– Тормышыгыздагы беренче уку елы җитүе белән котлыйм сезне, – дип мөрәҗәгать итте балаларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Сезнең барысы да яхшы булачак, бездә искиткеч әйбәт укытучылар эшли, мәктәпләрдә яхшы шартлар булдырылган, иң мөһиме, сез сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Хәерле юл!    

Район башкарма комите­тының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина яшь тәтешлеләргә үзенең котлау сүзләрен белдерде.   

– Сезнең тормышыгызда яңа этап башлана, бу яңа вакыйгалар, яңа ачышлар, – диде ул балаларга. – Бүген сез “тылсымлы” рюкзаклар аласыз, ул сезгә мәктәптә укырга ярдәм итәчәк, сез бишлеләр алачаксыз.  

Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур порт­фельләрне алыр өчен балалар дулкынланган һәм бераз каушаган халәттә бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр.

Авыр тормыш хәлендә булган гаи­ләләрдәге беренче сый­ныфка баручы 40 бала бүләкләр алды. 

Шәһәрле Альбина Лузго­ваның биш баласы бар. Быел аның ике улы – Илнур белән Айнур мәктәпкә укырга бара. 

– Малайлар хәрәкәт­чән­нәр, алар уку барышына мөмкин кадәр тизрәк күнегеп китсеннәр өчен түземле булырлармы, тырышырлармы дип борчылам, – диде күп балалы ана.   

Ә балалар үзләре мәк­тәпкә бик теләп барулары, беренче сыйныфлар хөрмәтенә узган бәйрәм аларга ошавы һәм порт­фельләр алулары хакында уртаклаштылар, балалар әйтүенчә, сумкалар бик матур.

Педагогларның да дулкынлану кичерә торган вакытлары җитә. Шәһәрдәге 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Трофимова һөнәрендә инде 33 ел хезмәт куя, быел ул беренче сыйныфка баручы 27 укучыны кабул итеп ­алачак.  

– Миңа элекке чыгары­лышларым балаларын алып киләләр, хәзер алар­ның балаларының беренче укытучысы булачакмын, бу бик күңелле, – ди ягымлы елмаеп ул. – Класс зур, бала­ларның барысы да төрлесе төрлечә, 20 кыз һәм җиде малай. Яңа уку елы башланыр алдыннан мин дә, алар кебек, шундый ук хисләр кичерәм дип уйлыйм. Яңа килгән балалар янына беренче тапкыр керәсең: кемдер парта астына төшеп кача, кайсыдыр партага сикерә, кемдер шуклана, кайберләре елый, әнисен эзли. Миндә дә шундый ук тойгылар – курку да, яңа йөзләр күрүдән шатлану да. Минем балалар – һәрвакытта да иң яхшылары дип саныйм, һәм бу хакта аларның үзлә­ренә дә әйтәм, һәрбер укытучы шулайдыр, мөгаен.     

Булачак беренче сыйныфлар тантана ахырында попкорн белән сыйланып, фильм карадылар.

Тәтеш районында “Мәк­тәпкә җыенырга яр­дәм ит” республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында порт­фельләр тапшыру ­дә­вам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев