Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Без бик күп җылы сүзләр ишеттек

“Авангард” газетасы редакциясендә призлар уйнату булды.

Анда 2025 елның беренче яртыеллыгына “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын алты айга рәс­ми­ләштерүчеләрнең һәм безгә квитанция кү­чер­мә­ләрен ките­рү­че­ләрнең яки җибәрү­че­ләрнең барысы да катнашты. Бу юлы районда яшәү­челәр шактый активлык күр­сәтте – 530 кеше.    

Тәтештә яшәүче абунә­челәребез Анна Захарова белән Евгений Артемь­ев лототрон ярдәмендә җиңүчеләрне – көнкүреш техникаларына һәм Яңа ел табыны өчен савыт-сабаларга ия булучыларны билгеләү өчен редакциягә килергә теләк белдерделәр.   

Евгений әйтүенчә, “Авангард” газетасын алар бөтен гаиләләре белән укыйлар, аның 79 яшендәге бабасы Николай Аркадьевич та тугры абунәчебез булып тора. Яшь ир-егет район яңалыкларын, алар турында бөтен гаиләләре белән фикер алышалар икән, һәм Тәтеш районы тарихы турындагы язмаларны иң кызыклылары дип саный.  

Анна һәм Евгений уртак­лашканча, бүләк уйнату­чыларның исемнәре урнаштырылган шарларны ачу алар өчен бик дулкынландыргыч булган. Алар әлеге исемлеккә кермәсәләр дә, көнкүреш техникаларына һәм Яңа ел табыны өчен савыт-сабаларга ия булучылар өчен бик тә сөенделәр. 

Пароварка откан Таһир Адаев газетаны инде озак еллардан бирле алдыруын әйтте. Ул өенә үзәк басмаларны да яздыра, әмма “Авангард”ны иң якыны дип саный, чөнки аңардан нәкъ тә җирле мәгъ­лүмат­ларны укырга, озак еллар бергә эшләгән яки дус булган таныш йөзләрнең фотоларын күрергә була.  

Нармонкада яшәүче Валентина Шмагинаны без уңыш елмаючан кеше дип атар идек. Ул өч ел элек газетабыздан супер бүләккә – мультиваркага ия булган иде. Бу юлы аңа электр иттарткычы насыйп булды.  

– Мультиварканың миңа бик тә кирәге чыкты. Күптән түгел аны оныкчыгыма бирдем, ул аңа тагын да кирәгрәк булып чыкты, ул да шулай ук аңардан канәгать. Иттарткычны инде берәүгә дә бирмим, йортка ул бик кирәкле әйбер, – дип елмаеп уртак­лашты пенсионер.    
Быел мультиварка шә­һәрле Лидия Газееваның аш-су бүлмәсендә ярдәмче булачак. Иң өлкән абунәчебезгә инде 88 яшь, үзен белгәннән бирле ул газетага языла һәм аның тугры укучысы булып тора. 

Җиде ­подписчигыбыз бүләккә бәйрәм табыны өчен савыт-саба алды. Алар Яңа ел чыршысыннан приз­лар саны язылган конвертларны үзләре алдылар. Җи­ңүчеләрнең барысы да мондый бүләк теләсә нинди гаилә тантанасына бик тә хуш килүен белдерде.   

Колунецтан Мария Доронина газетага кырык елдан артык языла. Ул гомере буе фермада сыер савучы булып эшләгән. Ә хәзер, аның әйтүенчә, газетадан районда роботлаштырылган то­варлыклы-сөтчелек фермасы эшләвен, һәм анда сыер савучыларга зарурилык булмавын белгәч, бик гаҗәпләнгән. Авыл кешесе безнең тугры укучыбыз гына түгел, ә һәр яртыеллыкта район газетасы планын арттырып үтәүче почтальон Ольга Селиверстованың әнисе дә. Мария Георгиевна үзе дә, кызына ярдәм итү өчен, авылдашларының йортларына “Авангард”ны тараткан чаклары була.   

– Миңа шулай бәхет елмаер дип уйламаган да идем, – ди хатын-кыз. – Былтыр көзен газетагыздан үсентеләр уйнатканда уңыш елмайган иде инде. Бүләккә җиләк-җимеш куаклары оттым, бер уңай­дан питомниктан да кайбер нәрсәләр алдым. Утырткан барлык үсентеләр дә яхшы тамырлангандыр дип уйлыйм, кышны әйбәт чыгарлар, ә җәй көне җимешләрен бирерләр дип ышанам.

Оксана Улбутова “Башаккай” балалар бакчасында хезмәт куя. Ул берничә ел­дан бирле инде, башка хезмәттәшләре кебек, район газетасының альтернатив төрен рәсмиләштерә. Оксана Валерьевна моны бик уңайлы ди, чөнки язылу  почта бәясеннән түбәнрәк, “Авангард”ны турыдан-туры эш урынына китереп бирәләр. Тәтеш үзәк район хастаханәсеннән Тамара Масярова да шундый ук фикердә, ул да шулай ук альтернатив язылу мөмкинлегеннән ­фай­даланган.

Шәһәрле Тамара Торгашова, район газетасын укуга килгәндә, бервакытны, язылу бәясе арту сәбәпле, аңа язылмый торуы турында сөйләде.

– Беренче айда ук инде мин район газетасын ничек юксынуыбызны тойдым. Мин үземне мәгълүматтан читтә торган кебек хис иттем. Шәһәрдә һәм районда ниләр барганлыгы турында мин хәбәрдар түгел идем. Миңа кыен булды. Тиз генә почтальоныбыз Нинаны чакырып алдым, һәм ул миңа газетаны яздырды, чөнки газетаны теләсә кайсы айдан рәсмиләштереп була бит. Хәзер район газетасына һәр яртыеллыкта язылам һәм аның вакытында килүенә сөенәм, – дип сөйләде ул.

Тәтештән Лилия Тужилкина гаиләләрендә газетаны һәрчак алдыруларын, язмаларның кызыклы булуын билгеләп үтте. Иренә күбесенчә авыл хуҗалыгы предприятиесе турында уку күбрәк ошый икән, чөнки ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган һәм авылда үскән. Башка язылучылар да әңгәмәне хупладылар, узган гасырда авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең газетадагы сөт саву, бөртекле культуралар җыю турындагы мәгълүматларны игътибар белән күзәтүләрен, саннарны чагыштыруларын, кайсы хуҗалык хезмәтчәннәренең алдынгылар булуын белү­ләрен искә төшерделәр. Һәм, әлбәттә, үзләренең коллективлары белән горурландылар.

Чинчуринодан Надежда Ванюхина авыл мәктә­бендә кырык ел педагогик эшчәнлек алып барган һәм район газетасы һәр гаиләдә булырга тиеш, дип белдерә. Надежда Михайловнага хезмәттәшләренең алдынгы тәҗрибәләре турында белү һәрвакыт кызык­лы булган, һәм хәзер ул яңа буын укытучыларның һәм укучыларның уңышларына сөенә.

Призлар уйнатуда бүләк­ләр откан редакция кунак­лары белән әңгәмә барышында алар район газетасына язылуны призлар өчен генә түгел, ә укырга теләүләре өчен алдыруларын әйттеләр. Бу көнне без үзебезнең басма турында бик күп яхшы фикерләр ишеттек, һәм бу безнең кечкенә коллективның хезмәтенә иң югары бәя.

фото: Елена Калашникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев