Безнең ветераннар
“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” хезмәткәрләренең бүгенге хезмәт эшчәнлегендә гәҗит ветераннары якты юл салып калдырган матур гадәтләр яши.
(Тәтеш, 21 декабрь, Тәтеш таңнары). ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурания Гарипова татарча төрдәге “Тәтеш таңнары” гәҗитендә мөхәррир булып 30 елдан күбрәк эшләде. Ул шулай ук халыкның гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле зур иҗтимагый эшләр алып барды.
Тәнзилә Хәйруллина компьютерда җыю операторы булып күп еллар эшләде.
Тәрҗемәче Гөлфия Вәлиева кирәкле сүзләрне җентекләп сайлап һәм матур, әдәби сөйләм телендә гәҗит укучыларга озак еллар дәвамында татар телендәге мәгълүматларны оста итеп җиткереп барды. Рус һәм татар телләрен яхшы белгән Альмира Ибәтуллина аның остазы иде.
Гәҗиткә укучы белән тыгыз элемтә кирәк. Хатлар бүлеге мөдире Анастасия Миронова кулыннан шатлык һәм борчуларны сыйдырган йөзләгән хатлар узды. Баштарак корректор булып эшләгән Татьяна Кожухина аңа алмашка килде.
Гәҗитне кулга алгач, беренче эш итеп аның бизәлешен карыйсың. Ольга Неплевская яраткан хезмәтенә 30 елдан артык гомерен багышлады.
Рәшит Гафуров районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре турындагы язмалары һәрвакытта яратып укылды, корреспондент авыл хуҗалыгы производствосын яхшы белгән һәм әлеге тематиканы һәркем өчен кызыклы һәм оста итеп җиткерә алды.
Луиза Рәхмәтуллина әле рус, әле татар корректорына тиз генә кушылып, төп нөсхә буенча текст артыннан игътибар белән күзәтеп барды.
Компьютерда җыю операторы, үткәндәге машинистка Ольга Безроднова механик басу машинасында да, электрныкында да эшләде, аннары – компьютерда.
Журналистика ветераннарының җиңел булмаган үткәнгә горурлык белән карарга хокуклары бар. Аларның таланты һәм профессиональлекләре бу вакыт аралыгын лаеклы узарга ярдәм итте. Без кадерле ветераннарыбызга хезмәтләре һәм журналистика мәктәбе дәресләре биргәннәре өчен рәхмәтлебез.
Сезнең “Тәтеш таңнары”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев