Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

“Экстрим” җиңде

Тәтештә “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең район этабы булды.

(Тәтеш, 29 ноябрь, Тәтеш таңнары). Һава торышы явым-төшемле һәм кичке вакыт булуга карамастан, Тәтеш татар урта мәктәбендә җанлылык хөкем сөрде. Моның сәбәпчесе – ата-ана­лар комитетлары бәйгесе, ул әниләргә һәм әтиләргә берничә көнгә балачакка кайту мөмкинлеген беренче ел гына биреп калмый инде. Бәйгенең зона этабында көрәшүдә безнең районны тәкъдим итү хокукы өчен дүрт команда очрашты: “Экстрим” (Тәтештәге 1нче урта мәктәп), “Йолдызлы экипаж” (2нче мәктәп), “Ак җилкәннәр” (татар мәктәбе), “Дус балалар” (Олы Тархан мәктәбе).

Аларның һәркайсы жюрига, сәхнәгә чыгар алдыннан, алдан ук әзерләнгән, үз эченә фо­тоальбомнар­ны керткән күргәзмәне, бер­дәм иҗат проектларын, аш-су осталыкларын күрсәттеләр, һәм аның “экспонатларын” булдыру тарихы белән уртаклаштылар. 

“Йөз таныкламасы” кат­­нашучылардан артистлык, хореография, музыкаль сәләтләрне күрсәтүне таләп итте. Ялкынлы шаярулар, җырлар һәм биюләр – көндәлек кичәне башка берәр нәрсә аңардан яхшырак төрләндерә аламы икән соң? Юк әлбәттә, мәктәпнең акт­лар залындагы тутырган тамашачылар да моңа инандылар.
“Гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше: проб­лемалар һәм чишү юллары” дигән проектны яклау аеруча да җитдилек белән узды. 

Ата-аналар тарафыннан сайлап алуга берничә юнәлеш тәкъдим ителде. Укучыларны социальләштерү аерым популярлык бе­лән файдаланылды –­ аны, проектның төп те­масы сыйфатында, ике команда сайлады: шәһәрдәге 2нче мәктәп һәм татар мәктәбе. Тәтештәге 1нче урта мәктәп һөнәри юнәлешкә исәп тотты, Олы Тархан – хезмәт тәрбиясенә.

Жюри бәйгечеләрнең бәяләвенә җаваплы карады. Карар җиңел бирелмәде, чөнки барлык ата-аналар комитетлары, педагоглар һәм балалар чарага бик тырышып әзерләнгәннәр, әмма ярыш ярыш инде. Аның нәтиҗәләре буенча “Экстрим” командасы җиңде, “Дус балалар” икенче булды, өченче урынны “Йолдызлы экипаж” белән “Ак җилкәннәр” бүлеште.

“Бәйге балаларны, ата­аналарны, һәм сыйныф җитәкчесен бик якы­­найтты. Команда­лар ла­ек­лы көн­­дәшләр буларак ярыш­тылар. Районда мон­дый дәрә­җәдәге ча­ралар күбрәк үтсен иде”, – дип уртак­лашты “Экстрим” командасы вәкиле Марина Кирилина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев