Кунаклар Тәтеш районына сокланып китте
Районыбыз дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 300гә якын татар өчен очрашу урынына әверелде.
Бу атнада Тәтеш районында зур чара – “Милләт җыены” кысаларында уза торган VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булды.
Төрле төбәкләрдән килгән делегатларны Бакырчыда, Келәштә, Тәтеш шәһәрендә – милли киемнәр кигән егет-кызлар, Кече Әтрәчтә зурәтрәчлеләр – бер түбә астында яшәүче өч буын: ирле-хатынлы Гүзәлия һәм Фәннур Гафиятуллиннар балалары һәм оныклары белән чәк-чәк, каравай, шигъри сәламләү сүзләре, күңелле җыр-биюләр, матур чыгышлар белән каршыладылар. Гармунчылар сыздырган көйләргә кунаклар да җырлап кушылдылар һәм авыл урамының бер бизәгенә әйләнделәр.
Һәрбер җирлек үз сәләтен, үз осталыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтте. Делегатлар мул итеп әзерләнгән өстәлләрдәге самавыр чәеннән, милли ризыклардан авыз иттеләр. Кайберләре хәтта ничек әзерләргә кирәклеге белән кызыксынып, рецептын да язып алдылар. Биредә шулай ук татар халкының милли йолалары да күрсәтелде. Кече Әтрәчтә Әминә Нәфигыйна – каз мамыгыннан мендәр ясау, Гайшә Нигъмәтуллина – шифалы үләннәрнең дәвалау үзлекләре, Хәлил Мәгъсүмов белән Фирдинат Вафин умартачылык, балның сыйфаты һәм шифасы турындагы серләрен ачтылар, җирле шагыйрь Исхак Фәйзуллин туган авыл турында үзе иҗат иткән шигырен сөйләде һәм әтисе Ислам абый белән гармунда матур җыр да башкарды.
Бакырчыда Фирдәвес Вәлиева, Миләүшә Галиәкбәрова кунакларга мендәр ясау серләре турында сөйләделәр, Роза Сәлимҗанова, Әлфия Салихова, Рәсимә Камалова – әниләр рецепты буенча әзерләнгән чәй, Әлфинур Койрыкова, Хәмдия Әхсәнова, Миләүшә Җаббарова тәмле коймак белән сыйладылар. Алсу Максудова җитәкчелегендәге балалар борынгы уеннарны күрсәттеләр, Рәзидә Шәмсетдинова белән Екатерина Гафурова авыл тарихын бәян иттеләр.
Келәштә кунакларны Равия Садретдинова ясап калдырган “Әни музее” үз янына җыйды, шунда ук Сания Борһанова әниләр чәе һәм җирлекнең, урамнарның тарихы турындагы мәгълүматларны бәян итте, биредә тәсбих ясау буенча мастер-класс та булды.
Күчмә җыен-форумда катнашучыларны мәдәният йортлары сәхнәсендә җирле авыл хуҗалыгы җитәкчелеге сәламләп, үз авылларында мәртәбәле кунакларны кабул итүләренә сөенүләрен белдерделәр, җирлекнең бүгенге яшәеше, уңышлары турында билгеләп үттеләр. Ә инде Кече Әтрәч үзешчәннәренең “Уракчы кыз”, бакырчылыларның “Әнием сөйләгән тарих”, келәшлеләрнең “Кыз бирнәсенә мендәр тутыру”, “Ана хакы” дип исемләнгән театральләштерелгән күренешләре борынгы тормыш-көнкүрешне, әниләрнең иң газиз кешеләр булуын тасвирлады. Һәр авылда вокаль ансамбльләр булуы да районыбыз өчен зур горурлык. Зур Әтрәчтән “Кызыл миләш”, “Ак чәчәкләр”, Кече Әтрәчтән “Сөмбелә”, Бакырчыдан “Шатлык”, Келәштән “Хатирә” үзешчәннәре матур җырлары белән чарага рух күтәренкелеге өстәделәр.
Форум делегатлары авыл җирлекләрендә булганнан соң Тәтешкә юл алды. Биредә алар Долгая Полянадагы Молоствовлар утарында, Балыкчылык тарихы музеенда булдылар. Шәһәребезнең борынгы тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар.
Район мәдәният йорты каршында шәрәфле кунакларны “Иделкәй” ансамбле күңелле җырлары белән көтеп алды. Фойеда “Калфак туе” оештырылды, Сөендектән Люция Хәлиуллова калфак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Биредә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның фотолары һәм хәрби әйберләре куелган күргәзмә дә оештырылган иде. Борынгы милли киемнәр, алкалар, чулпылар, сәйләннән ясалган картиналар һәм башка бик күп әйберләр күпләрне җәлеп итте.
Шуннан соң мәдәният йорты залында “Ана хакы” дип исемләнгән пленар утырыш башланды. Аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләү сүзләреннән ачып җибәрде һәм районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырып, әниләрнең тормышыбызда иң кадерле кешеләр булуын билгеләп үтте һәм гыйбрәтле мисаллар китерде.
Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Тәтеш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Казаннан, республикабыз районнарыннан, Казахстаннан, Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән делегатлар ана һәм бала хакы, балага исем кушу, әниләр өйрәтеп калдырганча ипи пешерү, чәй ясау турында тирән мәгънәгә ия чыгышлар ясадылар.
– Районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы татар халкының гореф-гадәтләрен барлап торуда үзеннән зур өлеш кертә. Төрле чараларга өлкәннәрне генә түгел, яшь буынны да җәлеп итүне максат итеп куйдык. Чөнки алар безнең киләчәгебез, безнең йолаларны күңелләренә сеңдереп, аларны дәвам итүчеләр. Мондый очрашулар бик файдалы. Барыбыз да бер-беребездән тәҗрибә алып эшлибез һәм яшибез, – диде “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО вице-президенты Рима Гомәр кызы.
Форум кысаларында тантаналы бүләкләү булды. Шуннан соң “Әни” фильмы һәм башкалабыздан килгән яшь талантларның матур концерт программасы күрсәтелде.
Кунакларыбыз Тәтеш җирлегеннән киткәндә форум-җыенның югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтеп, районыбыз җитәкчелегенә, аны оештыруда, уздыруда катнашкан һәркемгә үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм алган тирән тәэсирләре белән уртаклаштылар.
– Тәтеш районында безне шулкадәр җылы итеп, ачык йөз, җыр-биюләр белән каршы алдылар, моның өчен зур рәхмәт. Милли ризыклар белән сыйландык, гореф-гадәтләрне, йолаларны карадык. Ак яулыклы апаларның, яшьләрнең һәр чыгышы безнең өчен зур әһәмияткә ия. Без аларны үрнәк итеп алып, үзебезнең хезмәтебездә тәҗрибә буларак кулланачакбыз. Тәтеш районына чын күңелдән сокланып китәбез, – диде Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәреннән килгән форум кунагы Рәзилә Әхиярова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев