Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Мул уңыш булсын өчен тырышып эшлиләр

Кыр хезмәтчәннәре хуҗалыклар нәтиҗәле үссен, табыш китерсен өчен җәй көне уңыш үстерүгә, терлек азыгы әзерләүгә бөтен көчне тупларга кирәклеген яхшы белә, чөнки бу эшчеләрнең хезмәт хакын арттыруга, район ­бюджетына салым түләүләрен үстерүгә, авыл территорияләрен төзекләндерүгә һәм ­район халкының ­тормыш ­сыйфатына ­турыдан-туры йогынты ясый.

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таннары").

 
Аграрийлар җәйге кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар

Безнең районның авыл хуҗалыгы пред­прия­ти­е­ләре җитәкче­ләре “Колос” агрофирмасы базасында узган семинарда мөгезле эре терлекләр өчен азык әзерләүнең барышы, чәчүлекләрне алга таба эшкәртү, шулай ук район кырларында киләчәк уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу өчен заманча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу һәм куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Семинар эшендә Тәтеш районы башлы­гы Рәмис Сафиуллов катнашты.
– Районда чәчү эшләре югары дәрәҗәдә башкарылды. Хәзер кыр эшлә­ренең барлык мәсь­ә­ләләрен комплекслы хәл итү мөһим. Куелган бурычларны алдан уйланылган, икътисади яктан нәтиҗәле алым белән эшләү зарур, аларның нәтиҗәсе яхшы уңышка китерергә тиеш. Шулай булыр дип ­ышанам. Безнең район аграрийлары – тәҗрибәле, белемле кешеләр. Сез­дән авыл хуҗалыгы предприятиеләре хез­мәткәрләре өчен, шул исәптән яхшы хезмәт хакы һәм хезмәтне саклау буенча барлык шартларны да тәэмин итүегезне сорыйм. Узган ел сез бик яхшы уңыш алдыгыз, бу дәрәҗәне төшерергә ярамый, – диде Рәмис Хатыйп улы һәм семинарда катнашучыларга сыйфатлы кыр эшләрен оештыру буенча төгәл гамәли киңәшләр бирде, шулай ук авыл хуҗалыгы производствосы процессына цифр­лаштыру һәм төгәл игенчелек технологияләрен (төгәл игенчелек – уңыш сыйфатын яхшырту өчен өр-яңа технологияләр куллану. Технологияләр Интернет аша дистанцион күзәтүдә төгәл мәгълүматларны – туфрак һәм уңыш торышын күзәтергә мөмкинлек бирүче дрон яки спутниклардан төшерелгән фотосурәтләр яки видео куллануны күздә тота. Бу алым аграрийларның чыгымнарын киметергә һәм әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртырга ярдәм итә) кертү кирәклегенә басым ясады. 

Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү узды

Безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр филиалы белгечләре, район хуҗалыклары җитәк­челәре һәм баш агрономнары составын­дагы комиссия белән авыл хуҗалыгы пред­при­я­тиеләре ­кыр-
­ла­­­­рында авыл хуҗалыгы культуралары чә­чү­лек­ләрен карадылар.

– Чәчүгә сезнең хез­мәтегез күп кертелгән, бүгенге көндә күп эш башкарылган. Сез минераль ашламаларны рес­публика буенча уртача күрсәткечкә караганда 2 тапкырга күбрәк керттегез, сыйфатлы орлыклар кулландыгыз. Хәзер без барыбыз да уңыш өчен эшләргә тиеш, – диде Рәмис Хатыйп улы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы белгечләре хәбәр итүенчә, барлыгы 44 531 гектарда  сөрүлек җирләре чәчелгән, аның зур өле­шенә сабан ашлыклары һәм кузаклы культуралар – 26,2 мең гектар, шикәр чөгендере 6 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. 

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-­тө­лек идарәсе ­началь­нигы Ирек Садриев кырларны карау вакытында чәчүлекләрнең торышы, чәчүнең оптималь сроклары, эшнең сыйфатлы башкарылуы, чәчүлекләрне карау, агротехник алымнар, авырулар һәм корткычлар белән зарарлану, хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культураларның мәйданы бәяләнүен бил­геләп үтте.

Белгечләр кырларны карау барышында районда көзге культураларның яхшы кышлавын, иртә язда яхшы туклануын, хәзер менә дигән халәттә булуын, язгы культуралар (бодай, арпа, борчак) шулай ук яхшы шытуын һәм үсә башлавын билгеләделәр. Әмма бүгенге көндә кырларда дым җитми – яңгыр кирәк, дип билгеләп үттеләр ­аграрийлар.
Рай­он башлыгы чәчү­лек­ләрне карау вакытында үсем­лекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән сак­лау үзенчәлекләре буенча киңәшләр бирде.

Эш вакытында комиссия әгъзалары чә­чү нә­тиҗәләрен төрле билгеләр  буенча анализлады һәм баллар куйды. Иң яхшы хуҗалыклар арасында: “Колос”, “Бакырчы”, “Нур”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ,  “Татарстан”, “Сод­ружество”,  “Авангард”, “Маяк” һәм башкалар бар иде. Ахыргы нәтиҗәләр Сабан туенда ­ясалачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев