Рәмис Сафиуллов: Әлеге бәйрәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен безнең уртак җаваплылыкны символлаштыра
Илебездә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 4 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Әлеге бәйрәм милли бердәмлекне, буыннар дәвамлылыгын, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен безнең уртак җаваплылыкны символлаштыра. Халыклар бердәмлеге көне районда яшәүче һәркем өчен бердәмлек көчен аңлау һәм Тәтеш районының, яраткан республикабызның һәм бөтен илнең алгарышлы үсеш нигезе булсын иде! Йортларыгызда һәрвакытта тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен. Сәламәтлек һәм җитешлек телим сезгә”, – дип котлады район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев