Тәтеш районы башлыгы: Бу көн Россиядәге төрле милләттәге һәм диндәге халыкларның бердәмлеген гәүдәләндерә
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
(Тәтеш, 6 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы:
– Бу көн Россиядәге төрле милләттәге һәм диндәге халыкларның бердәмлеген гәүдәләндерә. Районыбыз кешеләре төрле халыкларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, хезмәтләре, данлыклы эшләре белән үзләренең бердәмлеген исбатлап, тату гаиләдәй яшиләр. Әлеге көн безне берләштерә, бөек илебез белән горурлануны һәм яратуны аңлата. Илкүләм татулык һәм иҗади көч-кодрәт киләчәктә дә районның, республикабызның һәм илебезнең алгарышлы үсешенең нигезе булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев