Тикшеренү эшләренең дәрәҗәсе – югары
Тәтештә, 1нче урта мәктәп базасында, мәктәп укучыларының “Камай укулары – 2019” республика фәнни-тикшеренү конференциясе булды.
Әлеге конференция ел саен һәм фәнни белемне, һөнәри юнәлешне, укучыларны фәнни иҗатка җәлеп итү, проект һәм тикшеренү эшен пропагандалау буенча эшләрне активлаштыруга чакыру булып тора. Сәләтле балаларның төрле уку фәннәре буенча үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим итү өчен нәкъ тә менә безнең шәһәр очраклы гына мәйданчык булып тормый, чөнки биредә бөтен дөньяга танылган галим, профессор-химик Гыйлем Камай туган.
Быел төрле уку фәннәре буенча 11 секциядә республиканың 15 муниципаль районыннан, шулай ук Казан, Түбән Камадан 143 укучы үз хезмәтен тәкъдим итте. Тәтеш укучылары аеруча да активлык күрсәтеп, конференциядә 68 эш тәкъдим итте.
Танылган химик Гыйлем Камайның кызы Светлана Камайның чыгышы тыңлаучылар өчен кызыксындыргыч булды, ул анда әтисенең балачактагы хатирәләре, аның ничек итеп галим булып китүе хакындагы истәлекләре белән уртаклашты.
КНИТУның өйрәнү-методик эш буенча белгече Валентина Мамыкина билгеләп үткәнчә, тәтешлеләр яшь тикшерүчеләрнең һәм аларның укытучыларының саны торган саен күбрәк арта баруын сөенеп кабул итүләре шатландыра.
Секцияләр эше берничә юнәлештә барды, чыгыш ясаучылар барлык этапларны үтәп, биш минут дәвамында үзләренең проектларын тәкъдим итәргә тиешләр иде. Чыгышларны таләпчән жюри – тәҗрибәле педагоглар бәяләде, алар елдан-ел үсә барган югары дәрәҗәдәге тикшеренү эшләрен билгеләп үтте. Дулкынландыргыч бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә һәм призерларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнары тапшырылды.
Тәтеш районы мәктәпләре укучылары лаеклы бүләкләр белән бер генә тапкыр билгеләнеп үтмәде. Шуларның берсе – 1нче урта мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Татьяна Демахина “Камай укулары”нда икенче тапкыр катнашты һәм беренче дәрәҗәдәге Диплом алды. “Тарих белән мавыгам, – дип уртаклашты ул. – Эшемнең темасы – 30нчы елларда безнең районда крестьяннарның авыр тормышы булды. Язганда җитәкчем Юрий Мышев миңа зур ярдәм күрсәтте, шулай булгач минем Диплом – аның да хезмәте”.
Чара кунаклары тәтешлеләргә җылы итеп каршылаганнары һәм бик шәп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде, киләсе елга янә очрашыйк дигән теләкләрен әйтте.
Галина Таҗетдинова
(автор фотосы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев