Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Туганнан алып пенсия билгеләгәнчегә кадәр

Россия социаль фондының ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә (бүлек хокукларында) узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Чара РСФның ТР буенча социаль программаларны гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Марат Нигъмәтҗанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Храменкова катнашында узды.

РСФның РТ буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) начальнигы Ирина Большакова ­доклад белән чыгыш ясады.

– Бүгенге көндә социаль фонд Россиядә дәүләт ярдәме күрсәтүче иң зур институтларның берсе булып тора. Хәзер фонд гражданнарны туганнан алып пенсия билгеләнгәнчегә кадәр озата бара. Ярдәм чараларын билгеләү өчен бердәм цифрлы платформа кулланыла, ул ведомствоара каналлар аша кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алырга һәм тикшерергә мөмкинлек бирә.

Проактив режимда инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төрләре, эшләүче гражданнарга бирелә торган пособиеләрнең, айлык акчалата түләүләр һәм балаларга каралган пособиеләрнең шактый өлеше билгеләнә. Барлык мәгълүмати сервисларны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша да белергә була. Гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек яхшырды. “Бер тәрәзә” режимында түләүләрне һәм социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерү автоматлаштырылды, ул тизрәк һәм уңайлыракка әйләнде, – дип басым ясады Ирина Александровна.

Пенсияләрне сыйфатлы бил­геләү өчен шәхси счетларны актуальләштерү мөһим – аларда пенсия хокуклары турындагы мәгълүматлар: хезмәт ха­кы, стаж, иминият взнослары күләме теркәлә. Бүгенге көндә районыбызның шәхси исәп базасында 21 788 ачык шәхси лицевой счет бар. Бу процесс­лар өчен мәгълүмати нигезне иминиятләүче субъектлардан алынган мәгълүматлар тәшкил итә. Шуңа күрә РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) белгечләре шәхси исәп базасының тулы һәм сыйфатлы булуын тәэмин итү өчен иминиятләүче субъектлар белән даими элемтәдә тора.

Клиентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү максатында клиентлар залында цифрлы хезмәт күрсәтү зонасы оештырылган, анда клиентлар компьютер аша барлык электрон хезмәтләрне куллана һәм дәүләт хезмәтләренә гаризаларны электрон төрдә мөстәкыйль рәвештә бирә ала.
Балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала бирә. Ярдәм йөклелек чорыннан ук башлана һәм бала балигълык яшенә җиткәнчегә кадәр дәвам итә.

– Ана булырга әзерләнүче студентларга һәм аспирантларга түләүләр сизелерлек арттырылды. Әгәр элек алар йөклелек һәм бала туу буенча пособиене уртача стипендия күләмендә алган булсалар, хәзер бу сумма төбәк буенча яшәү минимумына тигез дәрәҗәдә билгеләнә. Үткән елда бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 26,9 мең сумны тәшкил итте. 2026 елның 1 февраленнән – 28,5 мең сум. 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча ай саен бирелә торган пособие эшләргә яраклы ата-аналар өчен узган елны 10,1 меңнән 68,9 мең сумга кадәр тәшкил итте. Быел йөклелек һәм бала туу пособиесе буенча максималь сумма – 1 миллион 324 мең сумга кадәр, ә эшләүче гражданнар өчен баласын 1,5 яшькә кадәр карау пособиесе бер айга 83 мең сумга кадәр артачак, – дип хәбәр итте Ирина Большакова.

Ана капиталы һәм бердәм пособие ата-аналарга күрсәтелә торган төп ике ярдәм чарасы булып кала бирә. Бердәм пособие­не йөклелек чорында һәм бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр алырга мөмкин. Аның күләме гаилә керемнәре дәрәҗәсенә карап, эшкә яраклы олы кеше яки бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Пособиегә хокукны билгеләгәндә керемнәр, милек торышы һәм эшкә яраклылык кебек факторларны исәпкә алган комплекс­лы ихтыяҗ бәяләмәсе үткәрелә. 2025 елда бердәм пособие балалар өчен якынча – 14,7 мең сум, ә бала көткән хатын-кызлар өчен 16,4 мең сумнан артык тәшкил иткән.

– 2026 елда пособие билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар ярдәмнең максатчанлыгын арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә этәргеч ясауга юнәлдерелде. Хәзер эшкә яраклы һәр гаилә әгъзасының узган елдагы кереме кимендә 8 МРОТ булырга тиеш. 2026 елда минималь хезмәт хакы 27 093 сумны тәшкил итә, шуңа күрә керем кимендә 216,7 мең сум булырга тиеш. Алиментларны исәпкә алу тәртибе дә үзгәрә, – дип билгеләп үтте Ирина Александровна.

Ана капиталы программасы балалары булган гаиләләр өчен иң ихтыяҗлы ярдәм чараларының берсе булып кала. Капитал бирү – 2020 елдан башлап тулысы белән гаризасыз тәртиптә күрсәтелә башлаган беренче социаль хез­мәт. Әлеге акчаны шәхси йорт төзелеше өчен подряд килешүе буенча кулланырга мөмкин. Әгәр калган акча 10 мең сумнан арт­маса, аны Россия социаль фонды аша акчалата рәвештә алырга була. Программа 2030 елга кадәр озайтылды – гаиләләргә ярдәм итү дәвам итә. 2026 елның 1 февраленнән ана капиталы суммасы индексацияләнде, икенче бала өчен түләү – 963 мең сумны, беренче бала өчен якынча 729 мең сумны тәшкил итә.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү без­нең өчен мөһим өстенлек булып тора. Ай саен бирелә торган акчалата түләүләр гаризасыз тәртиптә билгеләнә, электрон сертификатлар проактив рәвештә рәсмиләштерелә, пенсия һәм социаль ташламалар бирелә: МХО зонасында хезмәт итү дәвам иттерелгән еллар стажга икеләтә исәпләнә. Үткән елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучылардан демобилизацияләнүче­ләр Россия социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә медицина һәм шифаханә-курортта дәвалану хезмәтләре ала башлады. Районыбызда  МХОда катнашучы 4 демобилизацияләнүче шифаханә-курортта дәваланды. Быелдан МХОда катнашу­чыларның тернәкләндерү үзәк­лә­ренә барып кайту чыгымнарын түләүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр кертелә. Социаль фондның тернәкләндерү үзәк­ләрендә яшәү, туклану һәм юл чыгымнары хәзер озата баручы туганнарына да түләнәчәк. Демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр барып кайту билетларын үз акчаларын сарыф итмичә рәсмиләштерә алачак һәм киләчәктә аларны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак. Яңа кагыйдәләр ветеранга медицина күрсәтмәләре буенча озата баручы зарурилыгы килеп туганда яки МХО катнашучысының I төркем инвалидлыгы булганда гына гамәлдә булачак, – дип хәбәр итте Ирина Александровна. – 2025 елның 1 гыйнварыннан 80 яшькә җиткән өлкән яшьтәге гражданнарга карау буенча компенсация түләүләренең туктатылуына бәйле рәвештә, клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге трафыннан шәхси лицевой счетларга гаризалы тәртиптә стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициенты кертү эше дәвам иттерелде. Эшкә ярак­лы 119 граждан өчен шәхси лицевой счетка мәгълүматлар кертелде. 2026 елның 1 февраленнән җирләү өчен социаль пособие суммасы индексацияләнде. Хәзер ул 9 678,63 сумны тәшкил итә. Җирләү пособиесе Россия социаль фонды тарафыннан пенсия алучы, эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарга бертигез рәвештә түләнә.

Чара кысаларында Россия пенсионерлар берлегенең ТР бүлеге эшчәнлеге турында аның рәисе Нина Новикова хәбәр итте.

– Безнең Тәтеш районы бүлеге пенсионерларның тормыш сыйфатын арттыру өчен, аларны төрле тормыш юнәлешләренә – белем бирү, мәдәни, иҗади, гражданлык һәм башка өлкәләргә җәлеп итеп, шартлар тудыруга омтыла. 

Моңа күбесенчә безнең иҗти­ма­гый оешманың РПБнең ТР буенча төбәк чараларында катнашуы, шулай ук безнең эшләгән берничә юнәлеш буенча программалар һәм социаль проектлар ярдәмендә ирешергә мөмкин.  

Олы яшьтәге кешеләрнең актив тормыш рәвеше формуласы беренче чиратта “Өченче яшь университеты” белем бирү проекты аша гамәлгә ашырыла. Университет программаларының исәбе ел саен арта бара. Шулай итеп, 2025 елда 10 факультет ачылды. 

Аларның кайберләре беренче тапкыр авыл җирлекләрендәге төп оешмаларда эшли башлады. Район бүлегенең күпчелек активистлары волонтер хәрәкәтендә катнаша: МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтә, яшеренү челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый һәм башкалар, – дип билгеләп үтте Нина Валентиновна. – Шәһәрдә күп еллар дәвамында “Агарту һәм мәдәният” факультеты эшли. Моннан тыш, бездә яңа тәҗрибәләр дә бар: мәсәлән, “Пушкинга юл әкияттән башлана” дигән озак вакытлы муниципаль проект, “Шигъри кәеф” дип исемләнгән әдәби кафе-кофейня, “Эрудит” кызыксыну клубы, “Җирле бүлекләрнең беренчел оешмаларында өченче яшь университеты” практикасы эшли. Сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, пенсионерларны спорт һәм физкультура белән ­даими шөгыльләнүгә җәлеп итү – бүлекнең мөһим юнәлешләренең берсе. Республика чаралары әлеге эшнең финал этабы булып тора, без аларда катнашабыз һәм яхшы урыннар алабыз. Болар – “Өченче яшь” спартакиадасы, шахмат турниры, өстәл теннисы ярышлары, йөзү, чаңгы марафоны, “10 000 адым” акциясе һәм башкалар.

Актив озын гомер турындагы фикерне дәвам итеп, район бүлеге активистларының социаль туризмда катнашуы ­турында да әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки бу  яңа танышулар, истә калырлык тәэсирләр, болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рух күтәренкелеген арттыра, тор­мышның тулы кыйммәтен тоярга, уңай якка юнәлеш алырга мөмкинлек бирә.

– Сез берничә еллар дәвамында алган алдынгы урыннар – бөтен коллективыгызның эшчәнлек нәтиҗәсе. Башка бүлекләр дә сезгә тигезләшә, – диде РСФның ТР бү­легендә социаль программаларны гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Марат Нигъмәтҗанов, клиентларга хезмәт күрсәтү бү­леге коллективына мөрәҗәгать итеп һәм җитәкче Ирина Боль­шакованың һөнәри осталыгына басым ясап. Ул шулай ук җыелучыларны Россия социаль фондының ТР  буенча бүлегенең узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.

Саннар һәм фактлар:  

РСФның ТР буенча Тәтеш районында кли­­ентларга хезмәт күр­сә­­тү бүлеге (бүлек хокукла­рында) бүгенге көндә 7 079 пенсионерга һәм 814 иминиятләштерүчегә хезмәт күрсәтә.

Пенсияләр ел саен ин­фляция дәрәҗәсен һәм пен­сионерның яшәү минимумы үсешен исәпкә алып индексацияләнә. 9,5 процентка индексация­ләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 2025 елда 24,5 мең сумга җиткән. Эшләүче пенсио­нерларга пенсияләрне ин­дексацияләү яңартылган, шулай ук ел саен августта тү­ләүләр арту сакланып калган.

2025 елда дәүләт тәэ­минаты буенча пенсияләр, социаль пенсияләрне дә кертеп, 14,75 процентка ин­дексацияләнгән, арту 551 ке­шегә кагылган. Пенсия сос­тавына беренче төр­кем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча өстәмә кертелгән. Түләү автомат рәвештә билгеләнә һәм ел саен индексацияләнә. 2025 елда бу түләү 1 314 сумны тәшкил иткән.

2025 ел нәтиҗәләре бу­енча пенсия һәм социаль түләүләргә чыгымнарның гомуми күләме 1,9 миллиард сумны тәшкил иткән. 

2025 елда РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) тарафыннан ЕГПУ һәм гражданның шәхси кабинеты аша РСФ дәүләт хезмәтләренең төр­ле төрләре буенча 2 184 мөрәҗәгать кабул ителгән, клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге йөз процентлы күрсәткечкә ирешкән һәм рейтингта беренче урынны алган.

2025 ел нәтиҗәләре буенча, гражданнарның дәү­ләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатыннан йөз процент канәгатьлек дәрәҗәсенә ирешелгән, бу “Сезнең контроль” сайтында бастырылган бәяләмәләр (2025 елда барлыгы 545 бәяләмә), һәм клиентларга хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең эшенә шикаятьләр булмау белән раслана. 

Клиентларга хезмәт күр­сәтү белгечләре 2025 елда 12 111 мөрәҗәгать эшкәрткән. 

Клиентларга хезмәт күрсәтүдә халыкны кабул итү һәм социаль ­иминият мәсь­әләләре буенча ак­тив эш алып барыла. 2025 ел нәтиҗәләре буенча шифаханә-курортта дәвалануга 60 юллама би­релгән, техник тер­нәк­лән­дерү җайланмалары бе­лән тәэмин итүгә 847 гариза эшкәртелгән.

фото сгенерировано с помощью ИИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев