Алда – яңа эшләр
Билал Гыймранов Алабирде авыл җирлеге белән 26 елдан күбрәк җитәкчелек итә.
Җаваплы, кирәк чакта кырыс, армый-талмый торган җитәкче авыл өчен бөтен йөрәге белән җан ата һәм үзенең якташлары, аларның эше яки инде уңышлары хакында сәгатьләр буе әңгәмә кора ала.
Билал Нәбиулла улы үзе турында бик аз сөйли. Ул күп балалы гаиләдә үсә – әнисе гомер буе колхозда хезмәт куя, әтисе – шофер, комбайнчы, колхозның бүлек идарәчесе, аннары пенсиягә чыкканчы Васильевка карьеры начальнигы булып эшли. Билал сигезенче сыйныфтан соң укуын Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Байкал хәрби округында армия хезмәтен үтәгәч, туган авылына кайта.
Аның хезмәт эшчәнлеге “Россия” колхозында 1980 елның июненнән башланып китә. Билал Нәбиулла улы шул еллардагы вакыйгаларны хәтерендә яңартып, ничек итеп үзенең баш агроном буларак партком секретаре Хәсән ага Рәхмәтуллин, инженер Азат абый Саттаров, тракторчы Вазыйх абзый Фәткуллин белән бергәләп яңалык уйлап табуларын – орлыкларны пунктир чәчү (һәрбер 7 сантиметр саен) өчен шикәр чөгендере чәчкече ясауны тормышка ашыруларын искә ала. Тимерче Әхмәт ага Шәмгуллин һәм токарь Камил абый Шәнгәрәев әлеге эштә зур булышлык күрсәтәләр. “Яңалыкны бәяләргә бер елдан соң ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре килде”, – ди җирлек башлыгы горурланып.
Өметле Билал Гыймрановны 1984 елның маенда Тәтеш райкомының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп билгелиләр, ел ярым узгач “Рассвет” колхозына партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Байраш авыл Советы рәисе дә булып эшли.
Билал Нәбиулла улы җирлек белән җитәкчелек итүгә ышаныч белдергән авылдашлары белән 1998 елдан бирле тыгыз хезмәттәшлектә, гомумән алганда ул әлеге өлкәдә чирек гасыр эшли.
Әлеге вакыт эчендә Алабирдедә тормыш шактый үзгәргән. Һәр йортка зәңгәр ягулык кертелгән, суүткәргеч сузылган, урамнарны төнлә яктыртуны тәэмин итү буенча быел киң күләмле эш төгәлләнәчәк, юлларны яхшыртуны дәвам итәләр. Билал Гыймранов әйтүенчә, иң мөһиме, соңгы 17 елда якынча яңа 40 йорт төзелгән, шуның 19ына дәүләт ярдәменең төрле программалары булышлыгында ирешелгән. Димәк, авыл үсә һәм зурая.
2015-2016 еллар игътибарга лаек булган: Үләмә елгасының агымын турайту буенча 1720 метр озынлыктагы участокта эшләр башкарылган. Авылда яшәүчеләр язгы ташу суларыннан зыян күргән, турыдан-туры су басу зонасына 9 йорт эләккән. Хәзер алабирделеләр язгы ташу төшүдән курыкмыйча, тыныч яшиләр.
“Бездә булган һәркем, сезнең авыл – иң матуры диләр”, – ди җирлек башлыгы. Сүз дә юк, туып-үскән җир һәрбер кеше өчен иң яхшысы. Җирлек иң төзекләндерелгән торак пункт бәйгеләрендә ике ел грант откан. Һәм монда авылда яшәүчеләрнең барысының да гаять зур хезмәте кергән.
Алда – зур эшләр һәм бурычлар. “Тиздән мәдәният йорты капиталь ремонтланыр һәм яңа авыл җирлеге административ бинасы төзелер дип өметләнәбез”, – дип белдерә авыл кешеләренең теләген Билал Нәбиулла улы. – Әлеге барлык һәм башка бурычлар тора-бара һичшиксез хәл ителәчәк.
Мин биредә тудым, үстем, биредә без бер гаиләдәй гомер кичерәбез. Алабирделеләр эшчән, үз тамырларын һәм үз җирен хөрмәт итүче, бер-берләренә ярдәмчел кешеләр. Бергәләп, көчебезне берләштереп, без авыл тормышын яхшырак һәм матуррак итә алабыз”.
Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев