Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Күңел хисләрен бүләк итәбез”

Тәтеш татар урта мәктәбе педагоглары һәм укучылары тәкъдим иткән иҗат отчетында әлеге сүзләр кызыл җеп булып сузылды.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Район мәдәният йорты залында бизәлгән күргәзмәдә бәйрәм кунаклары мәктәп коллективының төрледән-төрле иҗат эшләрен һәм спортта ирешкән уңышлары өчен бирелгән лаеклы бүләкләрне күрә алдылар.

Программаның беренче номеры – мәктәп укучыларының “Татлайт” коллективы башкаруындагы “Иртә” дип исемләнгән бию-музыкаль композициясе – тамашачыларга рухи күңел күтәренкелеге өстәде. Һәркем зирәк падишаһ (Рашат Сафьянов) хакимлек иткән әкият ханлыгы чорына әйләнеп кайтты, бары тик аның улы Таңбатыр (Илнур  Җамалтдинов) гына, үзе принц булса да, белемнең һәр кешегә дә кирәкле булын берничек тә аңларга теләмәде.

Әтисе аңа ачуланды һәм аны башта дөньяны гизеп кайтырга җибәрде, ә аннары, акыл-зиһен туплагач, татар мәктәбе директоры булырга дигән ниятен белдерде.
Таңбатыр белән бергә без ерак Төркиядә йөрдек, моңлы тавышлы Рәзилә Сәгыйрованың төрек телендә җырлаганын тыңладык.

Принц күп җирләрдә булды һәм матур табигатьле, якты дөньяда аннан да гүзәл бер урын да булмаган Тәтеш ягына килеп чыкты. Андагы кешеләр бердәмлектә, татулыкта гомер кичерәләр һәм төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Принц педагогларның “Мирас” хореография коллективының талантына таң калды, алар “Сылукай” татар лирик биюен дә, “Линька-линька” чуаш биюен дә тигез дулкындай салмак кына, сокландырырлык итеп башкардылар. 
Укытучы Резидә Гыймадие­ваның татар телендә “Тал бишек” һәм Сөмбел Хәбибуллинаның русча “Бишек тынлыгы” җырына теләсә нинди сабый татлы йокыга тала. Мәктәптә төрле милләт балалары укый, һәм аларның татар шагыйрьләренең шигырьләрен күңел хисләрен биреп, сәнгатьле итеп сөйләүләре Таңбатырны да, тамашачыларны да гаҗәпкә калдырды. Гафиятуллиннар гаиләсенең “Сәйлән” төркеме, “Ләйсән ансамбле, Рәзилә Сәгыйрова, Сөмбел Хәбибуллина башкаруындагы Ватан, әти-әни, ярату турындагы лирик композицияләр яңгырады. Чулпан Мингалиева да  бернинди кыенлыклардан курыкмаган, тирә-юньдәге дөнья хакында мөмкин кадәр күбрәк белергә теләгән Кызыл калфак җыры белән принцның күңелен җилкендерә алды. 

Мәктәпнең “Хәят” драмтруппасын – төрле театр фестивальләрендә җиңүчене – бөтен республика белә. Бу юлы да Кәрим Тинчурин спектак­леннән бер өзекне караганда та­машачылар аларны көчле алкышларга күмделәр.
Таңбатыр әлеге мәктәптә һичшиксез эшләргә кирәк дигән карарга килде, анда барлык укытучылар үз эшләренә күп көч, йөрәк җылысын бирәләр, ә балалар яңа белем үзләштерергә ­омтылалар. 
Бик матур оештырылган концерт программасы азагында Тәтеш татар урта мәктәбе укытучылары һәм укучыларының зур булмаган, әмма тату һәм иҗади коллективы башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры туган җирне ярату гимны буларак яңгырады.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев