Келәш авыл җирлегендә яшәүчеләр Олы Шәмәк мәдәният йорты сәхнәсендә "Бирегә йөрәгем береккән" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
Милли киемнәр кигән кызлар кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар. Әлеге мизгелдән һәркем түземсезләнеп көткән мөһим вакыйганың катнашучылары булды.
Олы Шәмәк авыл җирлеге күргәзмәсе үзенең төрлелеге белән гаҗәпләндерде: биредә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең сәнгать әсәрләре, бәйләнгән әйберләр, сәйләннән һәм агачтан ясалган эшләр бар иде. Чуаш милли ризыкларыннан әзерләнгән өстәл дә игътибардан читтә калмады: төрле пироглар, эремчек пилмәне, юка...
Раиса Дедушкина, Зинаида Кузнецова, Зоя Воробьева эскәмиядә кул эшләре белән шөгыльләнеп утыралар һәм чуаш телендә җыр башкаралар. "Ул нәрсә хакында?" - дип кызыксынам. "Мәхәббәт, печән өсте турында. Аны элекке вакытларда кызлар аулак өйләрдә җырлаганнар", - диләр алар. Авыл хатын-кызлары бәйли дә, чигә дә, җеп тә эрли беләләр, әле тагын иҗат белән дә шөгыльләнәләр. "Барысына да өлгерәбез, эшсез утыру ялыктыра", - диләр алар. Олы Шәмәк урта мәктәбе укучылары скрапбукинг техникасында открыткалар ясау буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Шул арада авыл кешеләре тизрәк залдан урын алып калырга ашыкты. Тамашачылар арасында балаларның да күп булуы сөендерде. "Бер атна элек без Тоншерма мәдәният йорты сәхнәсендә олышәмәклеләр чыгышын караган идек. Алар иҗатлары белән халыкны шатландырдылар, шулай ук бүген дә кунакларны яхшы каршылыйлар", - диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков.
Көтмәгәндә сәхнәгә "студент кыз" Аня (Татьяна Добридень) чыкты, ул авылга халыкның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнергә кайткан. Аны "әбисе" Мария Ивановна (Тамара Фуражкина) каршылады. Һәм фольклор әйлән-бәйләне башланды! Тоншерма мәдәният йорты хоры җырлады, аңа алмашка, залдагы гүзәл затларны битараф калдырмыйча, Келәшнең ир-егетләр вокаль ансамбле чыкты. Ирина Ванямова, "Семерт" фольклор коллективы, "Асылъяр" вокаль төркеме, Раиса Нагуськина, Зоя Марцева, Наталья Кузнецова, Василий Караев, Наталья Паймякова, Кристина Фомина, Айрат Копетдинов, Фирдәнә Сәгыева, ирле-хатынлы Нотфуллиннар һәм абыйлы-энеле Җиһаншиннар дуэты, Александр Яценко тамашачыларның күңел кылларын тибрәттеләр, Гүзәлия Саттарова белән Арина Нотфуллиналар татар биюен башкарганда сәхнә түрендә күбәләктәй очып әйләнделәр. "Умырзая" хореография коллективындагы кызлар үкчәле туфлиләре белән музыка көенә үзенчәлекле итеп бастылар, яшүсмерләр дә артистлык осталыгы буенча алардан бер дә калышмадылар.
"Кичке уен" күренеше тамашачыларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды, ә ахыргы җырны Келәш авыл җирлеге артистлары белән бергә залдагылар аягүрә басып башкардылар.
Олы Шәмәктән Николай Катмаков концертка ел саен килә. "Барысы да ошады! Кешеләргә моның өстендә күпме эшләргә кирәклеген бик яхшы аңлыйм, бу никадәрле зур хезмәт, үзем дә үзешчән сәнгатьтә катнашам. Чыгышлар яхшырганнан-яхшыра бара, ә элегрәк бит микрофон да юк иде", - дип уртаклаша ул.
Сәхнә бушап калды, җырчылар, биючеләр, музыкантлар өйләренә таралышты. Әмма бераз вакыт узгач, сәхнә яктылыкка күмеләчәк, һәм аңа янә артистлар чыгачак, аларның максаты - авыл кешеләренә яхшы кәеф бүләк итү.
Нет комментариев