Шәһәрдә китапханәләр инкыйлабка кадәр үк булган
Тәтеш XIX гасыр ахырында тыныч өяз шәһәрчеге була, анда 1885 елда 576 йорт исәпләнгән, тугыз урам һәм ике мәйдан, берничә чиркәү, китапханә, дүрт училище, 70 караватка хисапланган земский хастаханәсе һәм ссуда-саклык ширкәте булган.
Танылган рәссам, Кукрыниксы иҗат коллективында катнашучы Михаил Куприянов хатирәләреннән:
“12 яшьтән (автор искәрмәсе: чама белән 1915 елда) мин Казаннан Идел буендагы тыныч Тәтеш шәһәренә күчендем. Биредә нибары 6 мең кеше яши. Ике гимназия бар, шуның берсендә мин белем алдым. Тәтештә картиналар белән кечерәк туган як музее, сәнгать буенча китаплар булган китапханә һәм Идел бар иде. Мин икенче үсештәге мәктәптә укыдым һәм китапханәче булып эшләдем. Бу Гражданнар сугышы еллары иде”.
Кайбер авылларда да китапханәләр була. Тәтешнең 1900 елгы земский Җыелышының чираттагы 35нче сессия материалларыннан укыйбыз:
“...15нче матдә. Тәтеш өязе Җыелышы әгъзасы Петр Николаевич Фигнер Җыелышта Никифоровка авылында халык китапханәсе-уку залы ачу һәм шундый басмалар уку урыны өчен рөхсәт ителгән каталог буенча китаплар сатып алуга 400 сум акча билгеләү; китапханә-уку залы өчен Никифоровканың земский училищесы каршында бина урнаштыру буенча барлык җайланмалар, ә беррәттән җылылык, яктырту һәм китапханәне карап тотуны үз өстенә кабул итеп алу; Тәтеш земский Җыелышының озак еллар элекке әгъзасы булган Петр Христофорович Куприянов истәлегенә китапханә-уку залына Куприяновский дигән исем бирү теләге турында язмача гариза бирде”.
XX гасыр башында Монастырский, Олы Шәмәк, Ямбакты авылларында китапханә-уку залы ачыла.
Үзәк китапханә материаллары буенча әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев