Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган җиргә олы мәхәббәт

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Килдеш авыл җирлегендә яшәүчеләр Кошки-Новотимбаево мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар.

Биредә кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк, чуаш эчемлеге белән каршыла­дылар.
Хуҗабикәләр бик тырышкан: өстәлләргә төрледән-төрле ризыклар тезелгән, салкын ашамлыклардан алып пирогларга кадәр. Җирле мәктәптә укыган шәһәрле Мария Зеленцова аларның осталыгы белән мактанмый кала алмады. "Якташларымның ничек яшәвен күрергә дип килдем, туган җиремнең талантларга бай булуына сөенәм - искиткеч иҗат күргәзмәсе сокландыра", - дип уртаклашты ул. Һәм шунда ук балык рәвешендә ясалган кетердәп торган тәңкәләрдәй пирог­ны кем пешерүе белән кызыксынды. Ул бу мизгелләрдә җеп эрләп утыручы Елена Никонорованыкы икән. Зирәк хатын-кызлар арасында гамьле әңгәмә башланды, һәм аның барышында рецепт та кулга "төшерелде". Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова Людмила Полковникованың матур бизәкләр, күзләрне камаштырырлык чәчәкләр төшерелгән таң калырлык чигешләре белән кызыксынды. "Чигү белән алты елдан артык шөгыльләнәм. Бизәкләрен карыйм, ә чәчәкләрне үз зәвыгыма ошаганны сайлап алам", - диде кул остасы.
Валентина Паргереева, Елена Киргизова, Надежда Сарафанова, Татьяна Резюкова һәм башка уңганнарның эшләре дә үзләренә җәлеп итеп, балкып тора.
Өйдә тукылган җәймә җәелгән озын эскәмиядә төрле төстәге кружкалар, чүмечләр бер сафка тезелгән, шунда ук кисмәкләр, чиләкләр куелган, һәм уеп ясалган арба белән аңа беркетелгән мичкә әлеге борынгы күренешнең бизәге булып тора. "Җаның кайсын тели - су өчен дә, бал һәм куас өчен дә бар", - ди Валерий Максимов.
Гореф-гадәтләрне саклап
Зур булмаган мәдәният йортында бәйрәм концертын карарга теләүчеләр күп булганлыктан, буш урыннар калмаган.
Алып баручылар Юрий Врясов һәм Николай Исаев хатын-кызларга сәламләү сүзләре, матур шигырьләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларның җылы теләкләреннән залдагы гүзәл затларның йөзләре тагын да нурланып һәм балкып киткәндәй тоелды.
Безнең районда татар, рус, чуаш, мордва бәйрәмнәре бөтен халык катнашында үтә, киң колач белән бәйрәм ителә.
Бу кичне дә "Ритм" коллективы халык­лар дуслыгы биюен оста итеп башкарды. Мордва милләте вәкилләренең туфли үкчәләре көчле тавыш­лар чыгарып яңгырады, үзенчәлекле күл­мәкле яшьләр һәм сарафан кигән кызлар әйлән-бәйлән әйләнделәр, егетләр татар гүзәлен ике куллап алкышладылар, чуаш бию­чесенең баш киемендәге бизәкләр ут яктысында нурлар чәчеп балкыды. Кечкенә сәхнәдә беркемгә дә урын тар булмады, һәркайсы милли киемен дә, хореография сәләтен дә күрсәтә алды. "Лаймоне" вокаль ансамбле үзенең башкару осталыгы белән якташларын беренче ел гына сөендерми инде. Туган җиргә олы мәхәббәт, үз тамырларыңа туг­рылыклы булу турындагы мәңгелек тема әби-бабайларның мирасын кадерләгән һәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләгән теләсә кайсы кешегә аңлаеш­лы һәм якын.
Үзләренең җыр мирасын алар яшь буынга сөенеп тапшыралар: "Од ваймоне" балалар фольклор ансамбле мордва халык җырын искиткеч башкарды, Валерия Копушова да өлкәннәрнең өметен аклады.
Балалар һәм яшьләрнең чыгышлары әбиләргә, әниләргә, ханымнарга һәм апа-сеңелләргә иҗади бүләк булды. Анастасия Григорьева шигырен тирән тәэсирләргә бирелеп сөйләде, Инна Исаеваның башкаруы күзләрне яшьләндерде, Роман Мешковның җыры ярату турында иде, Игнат Рыжов белән Василина Романованың татарча биюләре искиткеч булды, Килдеш мәктәбе укучыларының күмәк спорт номеры уңышлы чыкты.
Бу кичтә хатын-кызга хас фикерләү сәләтен һәм гаилә тормышын чагылдырган шаян күренешләрсез ничек булсын ди. Тамашачы алардан рәхәтләнеп көлде һәм көчле алкышларга күмде.
"Мондый күркәм очрашуларга килгәч, якташларыбызның сәләтле булуларына сокланабыз, - диде кичә ахырында райбашкарма комитет җитәкчесе Гөлнара Кирилина, район башлыгы Рәмис Сафиулловның сәламен җиткереп. - Һәркайсыгызга сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, һәм безнең күп милләтле Ватаныбызның гаять зур талант елгасында Тәтеш җиренең җыр-моң чишмәләре югалмасын иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев