Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җәйнең иң шатлыклы бәйрәме белән тәбрик итә.

“Балачак – һәрбер кеше тормышында аерым бер хатирәләргә бай вакыт. Һәр балага без, олылар, тарафыннан иң җылы мөнәсәбәт һәм  игътибар  кирәк. Алар үзләрен ышанычлы яклау астында итеп хис итсен, тормышка яхшы старт алсын өчен, без мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Гаилә һәм балаларга ярдәм итү мәсьәләсе, белем бирү һәм сәламәтлек саклау сыйфатын үстерү һәрвакытта җирле үзидарәләрнең төп бурычлары исәбендә кала бирә. Районыбызда туган ягын төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы тәкъдим итүче сәләтле балалар шактый күп. Аларның казанышлары һәм җиңүләре игелекле эшләрдә чагылыр һәм Тәтеш районының данын арттырыр дип ышанам. Үз эшчәнлекләре, күңел кушуы буенча балаларыбызның сәламәт, бәхетле, рухи, әхлакый яктан тәрбияле булып үсүенә тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Хөрмәтле балалар, барлык башлангычларыгызда сезгә уңышлар, күңелле каникуллар, яңа дуслар табуыгызны телим! Сезне һәрчакта өлкәннәрнең игътибары һәм кайгыртучанлыгы, яратуы һәм күңел җылысы озата барсын”, – диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев