Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград камалышы тулысынча өзелә, ул 872 көн – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.

Хәзерге Россиядә 27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә.

Вакыйгалар барышы:
•     1944 елның 14 гыйнварында Ленинград, Волхов һәм 2нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Ленинград-Новгород стратегик һөҗүм операциясен башлый.
•     Операция барышында Совет гаскәрләре фашистларның группировкасын юк итә һәм дошманны Ленинградтан 60 – 100  чак­рымга чигендерә. Красное Село, Пушкин, Красно­гвардейск (Гатчина), Слуцк, Ропша азат ителә.
•     27 гыйнварда радиодан Ленинград фронты Хәрби со­ветының боерыгы укыла, анда Ленинградның камалыштан тулысынча азат ителүе игълан ителә.
•     Җиңү хөрмәтенә шәһәрдә 324 орудиедан 24 артиллерия залпы белән салют бирелә. Бу Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүдә үткәрелгән бердәнбер I дәрәҗәдәге ­салют була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев