28 октябрь – Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тармак предприятиеләре эшчәннәренә мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 28 октябрь, Тәтеш таңнары). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тармак предприятиеләре эшчәннәренә мөрәҗәгать итә: “Сезнең эшчәнлек пассажирларның гомере һәм сәламәтлеге, ышанып тапшырылган йөк өчен гаять зур җаваплылык белән бәйләнгән, аны башкарып чыгуда сезгә һәрвакытта югары осталык, юл хәрәкәтендә булучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, юлларда чиктән тыш игътибарлы һәм киң күңелле булу ярдәм итә. Сезгә сәламәтлек һәм имин юллар телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев