Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

30 апрель – Янгын сагы хезмәткәрләре көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның янгын сагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

"Сезнең хезмәткә янгыннарны профилактикалау, ут чыкканда кешеләрне һәм милекне саклап калу, аларның тормышына имин шартлар булдыру эшләре буенча җаваплы бурычлар йөкләнгән. Осталык, кыюлык, беренче чакыру белән ярдәмгә килергә әзер булу, куркыныч шартларда бердәм хезмәт кую районда яшәүчеләрдә сезгә карата олы хөрмәт хисләре уята", - диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы авыр хезмәтегездә тәвәккәллек һәм фидакарьлек өчен чын йөрәктән рәхмәт белдереп, янгын сүндерү хезмәтенең барлык эшчәннәренә һәм ветераннарына сәламәтлек, бәхет, җитешлек уңыш­лар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев