Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Акчаны такси йөртүчегә биргән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә алдакчылык турында ике гариза тапшырылган.

Гыйнвар ахырында полициягә Тәтеш районында яшәүче хатын-кыз билгесез затларны, алдакчылык юлы белән аның 298 800 сум акчасын үзләштергән кешеләрне, җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Җинаятьчеләр зыян күрүчегә электрон мессенджерлар аша шалтыратканнар (Интернет аркылы кулланучылар арасында текст, тавыш һәм видеоэлемтәләр алмашу өчен кәрәзле телефондагы кушымталар), үзләрен хокук саклау органнары һәм күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре дип таныштырганнар, зыян күрүчене алдау юлы белән аңа банк счетыннан акчасын алырга һәм аны такси йөртүчегә тапшырырга күндергәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары нә­тиҗәсендә шикләнелүчеләр тоткарланган. 

Буада яшәүче дә алдакчылар гамәленнән зыян күргән, ул полициягә агымдагы елның 10 февралендә мөрәҗәгать иткән. Дөрес, аның югалткан акча суммасы шактый азрак булган.

– Билгесез затлар электрон мессенджерда хат язышу барышында, алдау юлы белән, Тәтештә арендага фатирда яшәп тору өчен түләү килешүе төзү сылтавы белән гариза бирүченең 25 000 сум акчасын урлаганнар. Җинаять эше кузгатылды, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев