Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әкияти матур күренеш

Тәтешлеләр шәһәрдәге үзәк паркта чәчәкләр күргәзмәсен карап хозурландылар.

(Тәтеш, 15 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Аны оештырган Милица Иванова хәбәр иткәнчә, ул китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Тәтеш турында проект әзерли, алдан башкарылган хезмәт кысаларында шушы идея барлыкка килгән дә инде. 

– Шәһәр урамнары буйлап узганда йортлар каршында үстерелгән чәчәкләргә игътибар итәм. Һәм әлеге гүзәллекне бөтен кешеләргә күрсәтү өчен үземнең танышларыма тәкъдим итү уе килде күңелемә, һәм күпләр бу инициативаны хупладылар. Наталья Родионова тиз арада кушылды, ул берьюлы дүрт төрле чәчәк тәкъдим итте, Татьяна Яндаева гөлләмә ясады, шулай ук Нина Ивлева, Дания Җиһаншина һәм башкалар үзләренең үсентеләрен бик теләп тәкъдим иттеләр. Хатын-кызлар үз композицияләрен алып килү белән беррәттән, аларга исемнәр дә куйдылар.   

Күргәзмәдә 15 төрдәге аллы-гөлле чәчәкләр тәкъдим ителде. Розалардан, гладиолуслардан, циниелардан, кашкарыйлар, хризантемалар, георгиннар һәм башка чәчәкләрдән вазалар күз явын алырлык булып балкып утырдылар. Августның төрледән-төрле чәчәкләре кунакларны чын күңелдән сөендерде.

Күргәзмә китапханәдә оештырылган “Чәчәкләр таң калырлык көчкә ия” экология-туган як чарасы белән төгәлләнде, анда катнашучылар табигать гүзәллегенең матурлыгы һәм файдасы турында сөйләштеләр, аларның кайберләрен үстерү тәҗрибәсе белән уртак­лаштылар. Бәйрәм ахырында кунаклар чәчәкләр – кәефне күтәрү, илһамлану өчен иң кирәкле әйберләр дигән нәтиҗәне ясадылар һәм һәркайсыбызның тормышында  боларның барысы да булсын иде дип теләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев