Реклама
Җәмгыять
Алар яшьләрне укытырга, эшкә урнаштырырга әзер
“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә хуҗалык эшчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары, Жуково авылының җирле үзидарә, мәктәп һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре белән очрашу булып үтте.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Агрофирма җитәкчесе Рима Сафиуллова чараны оештыручы буларак чыгыш ясады.
– Без авылның уңышлы киләчәге белән кызыксынган һәм яшьләрне авылда калдырудагы мөһим эшкә үз өлешен кертә алган кешеләрне җыйдык. Авылда хезмәт беркайчан да җиңелләрдән булмады, моны күпләр бик яхшы белә. Авыл халкы кырда ничек итеп урак һәм чалгы белән эшләүләрен, фермада сыерларны кул белән савуларын хәтерлидер, вакытлар үтү белән хезмәт шартлары яхшырды, авыл хуҗалыгы техникасы барлыкка килде. Бүгенге уңышлы авыл хуҗалыгы икътисадына фәкать югары җитештерүчәнлекле хезмәт базасын булдырып кына ирешергә мөмкин. Моның белән беррәттән авыл хуҗалыгы производствосын техник яктан яңадан баетырга һәм тулыландырырга кирәк. Хуҗалыкларда куәтле техникалар эшли, яңа җайланмалар белән терлекчелек биналары төзелә, цифрлы технологияләр кертелә. Хезмәт шартлары тагын да уңайлырак була бара, шулай да районда, безнең авыл хуҗалыгы предприятиесендәге кебек, белгечләр һәм хезмәткәрләр җитмәү кытлыгы күзәтелә. Үзләренең һөнәрләрен авыл хуҗалыгы производствосы эшчәнлеге белән бәйләргә теләгән яшьләрнең махсус уку йортларында белем алуына түләргә, ә инде алар диплом алгач, аларга үзебездә эш тәкъдим итәргә без әзер. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең эшен киң җәелдерергә кирәк, моңа барысы да кушылырга тиеш, дип уйлыйм. Һәркемгә таныш булган “Кайда туган, шунда кирәге чыккан” дигән гыйбарә авыл җирлегендә туып-үсүчеләр өчен тормышка ашсын иде, – диде Рима Гомәр кызы.
Сөйләшү чәй өстәле янында җылы әңгәмә рәвешендә барды, анда хезмәт ветераннары колхозда эшләгән елларын искә төшерделәр, “Колос” белгечләре предприятиенең соңгы вакытлардагы эшчәнлеге турында сөйләделәр, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләмен, социаль һәм этәргеч ясаучы түләүләрне әйтеп үттеләр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
Һөнәри юнәлеш ярдәм итәчәк
Педагогика хезмәте ветераны Лариса Сергеева җирлек мәктәбендә җитәкчелек иткән елларындагы һөнәри юнәлеш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Без укучылар белән кырга, фермага экскурсиягә бара, авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын үзебезгә сыйныф сәгатьләренә чакыра идек. Шушы юнәлештә расланылган план буенча эшләдек, барлык белем бирү барышында авыл хуҗалыгы тармагы вәкиленең уңай ягын булдыру күренеше гәүдәләндерелде. Әле тагын шундый кызыклы тәҗрибә бар иде – Марат Галимҗанович Фазлыев авыл хуҗалыгы техникумы директоры булган чакта, Урюм, Килдеш, Киртәле һәм безнең мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары атнага бер тапкыр Тәтешкә бару, анда алар өчен эшләнгән план буенча махсус фәннәр алып бару, кайнар аш белән туклану оештырылган иде. Кичәге мәктәп укучыларының ничек итеп укуларын дәвам итүләре һәм туган авылларында калулары турындагы күрсәтмәле мисаллар да булды. Шундыйларның берсе – Килдеш мәктәбен тәмамлаучы Сергей Исаев “Колос”та икътисадчы булып эшли. Балаларга туган якка мәхәббәт хисләрен һәм аны үз хезмәтең белән яхшырак итәргә омтылуны мәктәпкәчә яшьтән үк тәрбияләргә кирәк.
Технологияләр хезмәтне җиңеләйтә
Чарада катнашучылар өчен алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина-трактор паркына һәм товарлыклы-сөтчелек фермасына экскурсия оештырылды. Агрофирма җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов хезмәткәрләрнең нинди куәтле техникаларда һәм җайланмаларда эшләүләре турында сөйләде, үсемлекчеләктәге һәм терлекчелектәге югары күрсәткечләрне билгеләп үтте.
Флюра Шәрәева җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе фермасында кырык елдан күбрәк эшләгән, анда унҗиде яшьлек кыз чагында урнашкан булган. Тәҗрибәле терлекчегә хуҗалыкның үткәнен һәм хәзергесен чагыштырырлык әйберләр бар.
– Монда нәрсә әйтеп була, җир белән күк аермасы ди хатын-кыз. – Элек эшкә иртәнге сәгать дүрттә йөрдек, минем карамакта 18 сыер бар, кул белән сава идек, саламны үзебез ташыдык, печәнне үзебез тараттык, тиресне дә үзебез чистарттык. Авыр вакытларны да кичердек – азык җитми, хезмәт хакы тоткарлана иде. Ә инде яңа җитәкче Рәмис Хатыйпович килгәч, эшләр яхшыга таба китте. Ул безгә: “Бераз сабыр итегез, барысы да башкача булачак”, – дип әйтә иде, һәм без ышандык, яхшыга өметләндек. Шулай булып чыкты да, сөт үткәргеч ясадылар, ул чакта могҗизага тиң булды, чиләк белән сөт ташуга караганда җиңел әлбәттә, яңа җайланма урнаштырдылар, эш барышын механикалаштырдылар. Хезмәт хакы яхшырды, югары күрсәткечләр өчен премия бирделәр, шифаханәгә түләүсез ял итәргә җибәрделәр, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бирелгән грамоталарым да бар. Сыер савучы булу абруйлы иде. Әгәр чирләмәгән булсам, әлегә кадәр эшләгән дә булыр идем. Менә хәзер ферманы карадым да, йөрәгем сызып куйды – кабат барысы да яңача, җылы, якты, тирә-як чиста, торган саен яхшырганнан яхшыра бара, мондый шартларда эшләү үзе бер рәхәт, әлбәттә. Күрелгәннәрдән чыгып шуны әйтә алам, үземнең хезмәттәшләрем өчен бик шатмын.
Жуково авылы җирлеге башлыгы Наталья Борисова авыл кешеләренең фикере белән килешә.
– Безнең җирлектә хезмәт сөючән кешеләр яши, – ди ул, ышанычлы итеп. – Аларның күпчелеге җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, алар яхшы хезмәт хакы алалар, гаиләләрен тәэмин итәләр, балалар үстерәләр, игенчеләр, терлекчеләрдән торган тулы бер династияләр бар. Хәзерге балалар киләчәктә бәхет эзләп читкә чыгып китмәсеннәр, ә үзләренең әти-әниләренең туган җирләренә кирәкле булу традицияләрен дәвам итсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев