Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар илле биш ел бергә

Байраш авылында яшәүче Рушания һәм Камил Гыймадиевлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

Алар хакында безгә авыл­дашлары, китапханәче Тән­зилә ­Йосыпова олы ихтирам хисләрен белдереп сөйләде.

–     Рушания апа белән Камил абый үрнәк гаилә булып тигезлектә гомер кичерәләр. Алар туган җиребездә бар көчләрен куеп эшләделәр һәм үз үрнәкләрендә хезмәт сөю­чән балалар тәрбияләп үстерделәр. Аларның тырыш хезмәтләре мактау грамоталары белән билгеләп үтелде, бик күп еллар Мактау тактасында урын алып торды. Күршелектә бик дус-тату яшәдек, аларның өйләре дә, тирә-яклары да һәрчак чиста һәм пөхтә, – дип мактый Гыймадиевларны Тәнзилә Нәзир кызы. – Берничә буын озак еллар бер түбә астында гомер кичерделәр. Рушания апа каенанасы Бәширә әби белән уртак тел табып яшәде. Камил абый – кирәк чакта гармунын алып җыр да сузып җибәрә. Алар хәзер дә матур, яхшы яшиләр. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының кайтып йөрүе аларга икеләтә шатлык өстәп тора.

– Әти-әнинең киң күңелле булуы – безнең өчен зур байлык. Гомер буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре – безнең өчен үрнәк, – диләр балалары.
Камил абый белән Рушания апа үзләрен бик бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. Илле биш ел бергә яшәү – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең ачык дәлиле. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән Гыймадиевлар әйтүенчә, илле биш ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәргә кирәк.

Тормышта кыенлыклары да булгандыр, әмма бу аларның ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, җитеш тормышларына шөкер итеп, шатланып яши алар бүген. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев