Реклама
Җәмгыять
Алар Интернетны яулады
Компьютер белеме нигезләре һәм "Аңлаешлы Интернет" программасын 311 пенсионер үзләштерде.
Укулар шәһәр һәм авыл мәктәпләре базасында узды. Хәзер алар Интернет-элемтә буенча туганнары һәм дуслары белән иркенләп аралашалар, Шәхси кабинеттан, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдаланалар. Өлкән буын Университеты кысаларында 1 октябрьдән ике төркем пенсионерларны өйрәтү ниятләнә. Тулы курс үтәргә теләүчеләр мәгариф бүлегенә (телефоны 2-54-20) яисә РПФ Идарәсенә (2-57-69) гариза бирергә мөмкиннәр. Уңышлы "укучыларга" Сертификат тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев