Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Альбатрос” аның төшенә дә керә

Россиянең Хәрби-диңгез флоты көненә.

(Тәтеш, 26 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештән Анатолий Угаров өчен Хәрби-диңгез флоты көне мөһим бәйрәмнең берсе.

Анатолий Николаевич СССР Кораллы көчләренә туган авылы Богдашкинодан 1977 елда ­чакырыла.

Пролей-Каша мәктәбенең яшь укытучысы педагогия училищесын тәмамларга һәм институтның физика-математика факультетына укырга керергә өлгереп, егерме яшендә Ватанга хезмәт итәргә китә.  

Тын океан флотына эләгә. “Егетләр арасында мин иң өлкәне идем. Башта ярты ел өйрәнү частендә, Рус утравында, чиктән тыш яшерен гидроакустик станция схемасын һәм документларны өйрәндек, физик әзерлек белән шөгыльләндек”, – дип искә төшерә Анатолий Угаров. Шуннан соң кече флагман, каршыдаш көймәләр корабле – “Альбатрос”ка эләгә. Һәр диңгезченең ничек итеп диңгезгә беренче чыгуы алдыннан, дәрәҗәгә карамыйча, үзенә бер төрле йола узарга: люстраның тулы бер плафоныннан диңгез суын бер тында эчәргә тиеш булуы турында мавыктыргыч итеп сөйли.

“Өч ел да өч ай хезмәт ­иттем. Хәрби-диңгез флоты парадында ике тапкыр катнаштым, сулы урыннарны, “Минск” авианосецын сакладык, су астындагы билгеләнгән урыннарны күзәттек. Хезмәт итүе авыр, әлбәттә, әмма миңа, башкаларга караганда, җиңелрәк булды, чөнки аңа кадәр мин педагогия училищесында спорт белән шөгыльләндем, һәм башым да уйлап эш итәргә өйрәнгән иде”, – дип уртаклаша Анатолий Николаевич. Ул ракета атуларында һәм җиңел атлетика буенча ярышларда берничә тапкыр катнашкан, анда беренче урыннарны алган һәм ун көнлек отпуск белән бүләкләнгән. 

Өйгә кайтуы ун көнгә сузылса да, туганнары белән очрашу теләге зур булган, кире китү өчен дә юлга нәкъ шулкадәр үк көн кирәк булган. Судно 6 баллдан артып киткән гарасатларда рейдка чыкмаган. “Диңгез – ул яхшы һава торышында назлы, җил-давылда – куркыныч”, – ди Анатолий Николаевич.

Көннәр матур торганда диңгез­челәр су коенган, төп кагыйдә – суны йотмаска, диңгез кысласы һәм кальмарлар белән тукланганнар, янәшәдә йөзеп йөргән дельфиннар һәм касаткаларны сокланып караганнар, Владивостоктан алып Сахалинга кадәрге диңгез киңлекләренең матурлыгы белән ­хозурланганнар. 
Хезмәт итү вакытында югары партия мәктәбе каршындагы комсомол активы мәктәбен тәмамлаган, һәм хәрби диң­гезче карьерасын дәвам итү мөмкинлеге дә булган, ләкин күңеле туган ягына тарткан.

Кайткан. Пролей-Каша, Иоково, Кошки-Новотимбаево мәктәпләрендә эшләгән, районның мәгариф бүлегендә хезмәт куйган һәм Тәтештәге 1нче урта мәктәптә егерме ел физика, математика укыткан.

Хатыны Валентина Алексеевна белән 1982 елдан бергә гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Аның берсенең, Маринаның ире, десант гаскәрләрендә хезмәт итүенә дә карамастан, ел саен, хатынының әтисе белән бергә Хәрби-диңгез флоты көнендә уза торган бәйрәмдә катнаша. “Аңа ошый”, – ди Анатолий Николаевич. Тантаналы чарада алар белән бергә кечкенә оныгы Артем да катнаша.

Шулай да әлеге гаиләдә Хәрби-диңгез флоты көнен бары тик ир-атлар гына билгеләп үтми: матур гадәт буенча, июльнең соңгы якшәмбесендә, хатын-кызлар тельняшкалар кия һәм митингка килә. Дөрес, матур вакыйганы читтән күзәтеп торалар.

“Чын диңгезче беркайчан да диңгезне онытмый”, – дип аңлата Анатолий Николаевич һәм төшендә еш кына иксез-чиксез зәңгәрсу диңгез киңлекләрен, үзен “Альбатрос”та килеш күрүен әйтә.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев