Алмагачлы йортта яшәүчеләр...
Кызыл Тархан – кечкенә татар авылы, ул Жуково авылыннан нибары өч чакрым гына ераклыкта урнашкан.
(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). Мартның болытлы көне күбрәк кышкы айга охшаган: шулай ук суык һәм бозлавыклы юлны томалап, акрын гына кар явып тора.
Редакциядә җиде елга якын эшләү дәверендә – бу минем Кызыл Тарханга беренче тапкыр баруым.
Авыл Тукай һәм Вахитов урамнарыннан гыйбарәт, аларның арасы шактый ук ерак, шуңа күрәдерме, әйтерсең лә бу ике урам түгел, ә бөтенләй ике аерым бер авыл кебек тоела.
– Шуңа да кызыл дип әйткәннәр, чөнки авылда элек кызыл кирпечтән төзелгән йортлар күп булган, – ди юлдашыбыз, Жуково авылы китапханәсе китапханәчесе Ирина Малкина һәм торак пункт исемендәге “кызыл” сүзенең совет чоры кайтавазы дигән фикеремне тулысынча кире кага.
Ул хезмәттәшемне алып, җирлектә яшәүче хатын-кыз белән очрашырга китә, ә мин “Авыл, синең кешеләрең” рубрикасы өчен берәр кеше табарга ниятлим. Юлымны Тукай урамыннан башлыйм, өйалды бакчасында үсеп утырган агачның ботакларына ачык кызыл төстәге чүпрәкләр эленгән йортка игътибар итәм. Моның нәрсәне аңлатканлыгын белү кызыксындыра. Әмма хуҗалар күренми, ә капка кагу ничектер уңайсыз. Шуңа күрә юлымны дәвам итәм. Менә “Авыл музее” дигән элмә такта куелган буш йорт янына киләм, ә менә ике катлы мәһабәт йорт тора, аның янәшәсендәге шундый ук бер катлы өйгә карыйм, бераз читтәрәк – авыл мәчете. Шулай итеп беркемне дә очратмыйча, килгән юлыма таба кире борылам. Шул чакны мин кызыксынып караган йорт янында бер егетнең музыка тыңлый-тыңлый машина юуын күреп алам. Аны эшеннән бүлдерәм. Танышабыз. Аның исеме Илфат Якупов, Кызыл Тарханда туып-үскән, күптән түгел армиядән кайткан, Олы Тарханда янгын сүндерүче булып эшли.
– Туган авылыңнан китәргә җыенмыйсыңмы? – дип кызыксынам.
– Вакыт күрсәтер, – дип җавап бирә Илфат, берникадәр уйланып торгач.
Алмагач ботакларында төрле чүпрәкләрнең ни өчен эленеп торуы, миңа тынгылык бирми. Җавабы бик гади булып чыкты: аларны Илфатның әбисе Фәния апа җәй көнендә үк, алма уңышына күз тимәсен өчен бәйләгән икән.
Берничә минуттан соң безнең әңгәмәгә егетнең әтисе Марат Хафиз улы да кушыла.
– Мин яшь чакта торак йортлар хәзергегә караганда күбрәк иде, ләкин юл булмаудан интектек инде. Машинаны Жуковода калдырырга, Кызыл Тарханга җәяүләп яки атка утырып кайтырга туры килә иде. Хәзер юл бар, әмма кешеләр аз. Их, мәрхүм булган әтиләребез бүгенге көндә безнең нинди шартларда яшәгәнебезне күрсәләр, ышанмаслар да иде. Балачакта абый белән кыш айларында урманнан утынга агач ташуыбызны хәтерлим әле, ә хәзер һәр кешенең өенә газ да, су да кертелгән. Рәхәтләнеп яшә генә, – дигән фикерен белдерә ир-ат.
Аның кирпеч йорты янында кечкенә генә, ләкин нык, зәңгәр буяу белән буялган агач йорт тора.
– Монысы да безнеке. Мин шунда тудым. Ул кайчандыр салам түбәле булган, хәтта кайдадыр фоторәсеме дә бар иде, ләкин хәзер мин аны таба алмам инде. Гомумән, безнең авылда барысы да байлар, һәркемнең икешәр йорты бар! – ди көлеп Марат Хафиз улы.
Аның әйтүенчә, Кызыл Тарханда ике күл бар, ә торак пункттан читтәрәк Кильна елгасы ага. Язын, аның суы ташып күтәрелгәч, анда балыкны кул белән тотарга була икән. Илфат берничә ел элек шулай зур чуртан тоткан.
Якуповларның йорт хуҗалыгы зур, алар шуның белән көн күрә. Аларга иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бар көчләрен куеп эшләргә дә туры килә.
Саубуллашыр вакыт җитә, кайтыр юлга кузгалабыз. Кызыл Тархан, кышкы йокыга талган алмагачның үзенчәлекле ботаклары һәм тыныч авыл урамнары артта кала...
рәсемдә: Марат һәм Илфат Якуповлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев