Реклама
Җәмгыять
Алмаз сынатмый
Алабирдедә яшәүче Абдуллиннар йортына сөенечле хәбәр килде.
Нәүфәт Хәмит улы һәм Алсинә Гаделҗан кызы уллары Алмаз хезмәт итә торган хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты алды.
"Сезнең улыгыз хәрби бурычын үтәгәндә хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Хәрби әзерлектә югары күрсәткечләре һәм куелган бурычларны уңышлы башкарганы өчен часть командованиесе, подразделение тарафыннан ул берничә тапкыр бүләкләнде. Үзенең хезмәткә булган мөнәсәбәте белән Алмаз иптәшләре арасында абруй казанды. Командирлар һәм начальниклар аны бәялиләр, дуслары хөрмәт итәләр", - диелә котлауда.
Часть командованиесе улларына, хәзер инде Ватаныбыз сакчысы, яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев