Аның һәр дәресендә – патриотлык темасы
Нармонка урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Анна Кавина районның мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куя
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). Апас районы мәктәбен тәмамлаган Анна Павловна Кавина өчен математика укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе һөнәр сайлауда үрнәк булган, кыз эштә дә, аралашканда да аңа охшарга теләгән.
Анна сигезьеллык мәктәпне бик яхшыга тәмамлаган, һәм 1981 елда Тәтешнең педагогика училищесына укырга кергән, ә бу елларда конкурс зур булган.
Ул, яшь белгеч буларак, үзенең хезмәт эшчәнлеген билгеләнеш буенча Чинчуринодагы тулы булмаган мәктәптә башлап җибәрә. Башта кызга – озайтылган көн төркеме тәрбиячесе, аннары Кушкуйдан килгән балалар яшәгән интернатта тәрбияче вазифасын тәкъдим итәләр. Яшь, актив педагог бер үк вакытта мәктәптә пионервожатый да булган.
– Минем өчен барысы да кызыксындыргыч булды: балалар күп, төрледән-төрле эшчәнлек, укытучылар белән бергә без нинди генә чаралар уздырмый идек. Иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – Пионер көненә озак әзерләнә идек. Пионер отрядының һәрберсе үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышты. Мәктәп мәйданчыгында ярышлар, бәйгеләр, спорт рәвешендәге күңел ачулар үткәрдек. Һава торышы яхшы булса, барыбыз бергә походка бара идек, 19 май олылар өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә чын бәйрәм була иде.
Педагог 1990 елда укыта башлый, аның карамагында кече яшьтәге мәктәп укучылары була. Берьюлы икенче, өченче сыйныфларда да дәресләр алып барган, бик күп эшләгән вакытлары да булган.
– Башта, балаларга дәрес биргәндә, алар мине аңлыйдыр кебек тоела иде, бары тик аннары гына материалны барысы да бер үк вакытта төшенеп җитә алмавын аңладым, – ди тәҗрибәле педагог елмаеп. – Сабыйлар балалар бакчасына йөрмичә, әзерлексез килеш киләләр иде. Әмма кыен булмады, барысы да бер көйгә салынды, һәркайсының үз җаен таба алдым. Тезләремә менеп утырган, кочаклаган чаклары да булды, ышанучаннар, сокланып туймаслыклар, барысын да сөйлиләр иде. Мине икенче әниләре дип санадылар, чөнки мәктәп – ул икенче йорт. Аларның әти-әниләренә әлегә кадәр рәхмәтлемен, алар мине хупладылар, ярдәм иттеләр, безнең арада һәрчак үзара булышлык һәм аңлашу булды.
Анна Павловнаның тормышында Чинчурино мәктәбендә директор булып эшләгән чаклары да булган, бу вакытка ул инде югары белем алган. Шул чакта бинага газ кертү буенча зур эшләр башкарылган. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән ире шактый булышлык күрсәткән.
Оптимальләштерү нәтиҗәсендә мәктәптә фәкать башлангыч сыйныфлар гына калган, Анна Кавинаны Нармонка урта мәктәбенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы итеп күчергәннәр. Булган югары белеме нигезендә ул яңадан әзерлек узган. Менә 14 ел инде ул балалар белән бергә Чинчуринодан мәктәп автобусында эшкә йөри.
– Мин укыткан фәннәр балаларыбызга үз иленең, үз халкының, үзенең кече ватанының тарих белемен бирә. Укучылар җирле материалда тикшеренү эшләре алып баралар, һәм безнең горурланырлык кешеләр – Советлар Союзы Геройлары, Хезмәт Геройлары бар, шулай итеп ватанпәрвәрлек темасы фән белән нык бәйләнгән. Җәмгыять белеме өлкәсендә кануннарны, үзеңнең йөкләмәләрне, хокукларны белергә кирәк. Минем фәннәр буенча чыгарылышлар ел саен БДИ тапшырырга теләүләрен белдерәләр, әзерләнәбез, яхшы нәтиҗәләр алабыз, – дип билгеләп үтә беренче квалификация категорияле укытучы.
Анна Павловна шулай ук 8 ел мәктәп музеена да җитәкчелек итә.
– Педагогика хезмәте ветераны, хезмәттәшем Светлана Николаевна Тимрюкова нигез салды, – ди ул. – Бездә берничә экспозиция эшли. Бөек Ватан сугышы елларына багышланган стенд аерым урын алып тора, сугышта катнашкан якташларның шәхси әйберләре, өчпочмаклы фронт хатлары бар. Музейда Батырлык дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта без махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да сөйлибез, истәлек фотогалереясе оештырылды.
Сүз уңаеннан, педагогның хезмәте мәктәп музейларының хәрби-патриотик эшләренә иң яхшы өзек күрсәткәнгә республика дипломы белән бәяләнгән.
Зур тәҗрибәле педагогка парта артларында инде үзенең элекке чыгарылышларының балаларын күрү аеруча да сөенечле, аның өчен алар күңеленә якын кешеләр.
– Укыту – минем яраткан һөнәрем, – ди Анна Павловна.
– Иң мөһиме – балаларның күзләре балкып тору, аларның уку материалына кызыксынуларын тою, яңа белемнәр үзләштерүдә аларга алга барырга ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев