Реклама
Җәмгыять
“Авангард” ҖЧҖда савым гына түгел, ә хезмәт хакы да югары
"Авангард" ҖЧҖ хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча районның уңышлы хуҗалыкларының берсе санала.
Сыер савучылар, мәсәлән, айга 16-18 мең сум алалар. Шул хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге дә барлыкка килгән. Әгәр элек аларның группаларында 18-20 сыер булса, хәзер 40-45 терлеккә хезмәт күрсәтәләр - тиешле нормативка китергәннәр. Барсы да хәзер үзләреннән тора. Ә Килдеш хатын-кызлары тырышлар. Ферма буенча һәр сыердан уртача савым 17,7 килограмм тәшкил итә, ә район буенча - 13. "Яңа юл" (18,1) һәм "Нур" (18) фермаларында гына килдешлеләрдән күбрәк савалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев