Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл кешесе печән чапмый башлаган

Әле генә яз ае башланган иде, инде менә җәйнең җылы көннәре үзен сиздерә дә башлады.

Тирә-як яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.
Сукмаклардан чапкан яшел үләннең хуш исе әллә кайларга кадәр таралып, күңелләргә үзенә күрә бер җиңеллек өсти.
Хуҗалыгындагы мал-туар өчен көндәлекне генә әзерләүче авыл халкы тиздән печәнгә чыгачак.
"Сәламәтлегем сынатып торганлыктан, терлекләр күп асрамыйбыз. Шулай да, көн саен малларга ашатыр өчен урман буйларыннан, чокыр яннарыннан чалгы белән чабып кайтабыз. Быел үлән узган елдагыга караганда, әллә ни мактанырлык түгел. Авылдашлар шулай диләр. Безнең якларда яңгырлар аз булды, шуның нәтиҗәседер инде. Ә кышлык өчен авыл кешесе печән бик чапмый бит хәзер, хезмәт хакына күпме телисең шулкадәр хуҗалык бирә. Көнне-төнгә ялгап эшләгән авыл кешесенә бу бик зур ярдәм. Ә болай җәйнең бар матурлыгы печән һәм җиләк өлгергәч инде ул", - диде Бакырчыдан Навил абый Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев