Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге катнашында гражданнар җыелышлары үтә
Гражданнар җыелышлары уза
(Тәтеш, 27 август, "Тәтеш таннары").
Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге катнашында гражданнар җыелышлары үтә. Очрашулар бу атнада Олы Тормы, Байраш, Зур Әтрәч, Алабирде, Федоровка, Нармонка авыллары җирлекләрендә булды.
Чараның максаты – авыл җирлекләре башлыкларының үзара салым акчасы чыгымнары турындагы отчетларын тыңлау, авыл халкы белән ачыктан-ачык сөйләшү, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау.
Гражданнар җыелышы киләсе атнада дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев