Авыл хуҗалыгы эшләре имин булырга тиеш
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә агач-куаклар һәм чүп үләннәре барлыкка килү хәвефле янгыннар килеп чыгуга йогынты ясарга мөмкин.
(Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”).
– Мондый участокларның торышы кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, – дип кисәтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов.
Белгеч авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, җир кишәрлекләре милекчеләренә, җирдән файдаланучыларга, җир хуҗаларына һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләре хакында искә төшерә.
– Югарыда санап үтелгән гражданнар авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәреннән саклау һәм печән чабуны вакытында уздыру буенча чаралар күрергә тиеш, – ди ул. – Алар чүп-чарны һәм үләнне даими рәвештә чистартып торырга, корыган үләннәрдән, игенне җыйганнан калган һәм камыл калдыкларын, корыган ботакларны, чүп-чарны һәм башка ягулык материалларын урманнан 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге полосада чистартырга, яисә 0,5 метр киңлектәге яки янгынга каршы башка төрдәге каршылыклар белән урманны бүлеп куярга; янгынга каршы су чыганагы булган янгын гидрантларының һәм резервуарларының төзеклеген, шулай ук елның теләсә кайсы вакытында янгын техникасы керү һәм су алу мөмкинлеге булуны тәэмин итәргә; янгын щитларын беренчел янгын сүндерү әйберләре белән комплектларга тиешләр.
Авыл хуҗалыгы эшләре барлык хезмәтчәннәр белән янгынга каршы инструктаж үткәрүдән башланырга тиеш.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдәге һәм запас җирләрдәге корыган үләннәрне, камылны, игеннәрне җыеп алганнан соң калган калдыкларны яндыру, кыр-басуларда учак кабызу катгый тыела.
Бөртекле культураларны урып-җыйганда һәм азык әзерләү вакытында тыела: махсус җиһазландырылмаган урыннарда тәмәке тарту, икмәк массивларында һәм алар янында, шулай ук печән һәм салам эскертләре янәшәсендә ачык ут кулланып эшләү; төзек булмаган урып-җыю агрегатларын һәм автомобильләрне эштә куллану.
Урып-җыю агрегатларының һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны паяль лампалары яисә башка ысуллар белән яндырырга; урып-җыю агрегатларын һәм машиналарын янгын сүндерү әйберләре белән җиһазландырылган һәм төннәрен яктыртылган махсус мәйданчыклардан читтә, кыр шартларында заправкаларга ярамый.
Җайланмалар, урып-җыю агрегатларының, машиналарның башка узеллары һәм әйберләре тузаннан, саламнан һәм ашлыктан чистартылырга тиеш.
Предприятие җитәкчесе урып-җыюда катнашкан кешеләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрүне оештыра, эшкәртелгән газларны нейтральләштерү системасын куллану очракларыннан тыш, урып-җыю агрегатларын һәм автомобильләрне беренчел янгын сүндерү әйберләре һәм төзек хәлдәге очкын сүндергечләр белән тәэмин итә.
Янгын күзәтчелеге белгечләре янгын чыгуны күргән вакытта гражданнарга кешеләрне эвакуацияләү, янгынны сүндерү буенча көченнән килгән кадәр чаралар күрергә һәм шунда ук 101 (кәрәзле), 01 (шәһәр) телефоны буенча янгын каравылына шалтыратырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев