Реклама
Җәмгыять
Айрат Фәррахов Тәтеш үзәк район хастаханәсендәге ремонтка үз бәясен бирде
РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов Тәтеш үзәк район хастаханәсендәге ремонт эшләре барышы белән танышты.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин, халыкка медицина хезмәт күрсәтү буенча аның урынбасары Александр Дубровский озатып йөрүендә Татарстан сәламәтлек саклауның элекке башлыгы яңартылган поликлиника бүлмәләрен карап чыкты. "Поликлиниканы ремонтлаганда сыйфатлы һәм һәркем йөрерлек медицина оештыруның заманча юлларын игътибарга алу сөендерә, пациентлар өчен һәм хастаханә хезмәткәрләре эше уңайлы булсынга барлык кирәкле шартлар тудырылган", - дип билгеләп үтте ул.
"Надежда" ҖЧҖ, "Тәтеш" ҖЧҖ подряд оешмалары җитәкчеләре Николай Сергеев һәм Рамил Гафуров, стоматология бүлеге һәм дәвалау корпусын ремонтлаучы төзүчеләр белән сөйләшеп, Айрат Зәки улы ремонт эшенең барышына югары бәя бирде һәм аны тизрәк төгәлләүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев